Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Чыгарылыш сыйныфлар авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән танышалар

Районда ел саен мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары аграр югары уку йортларында белем бирүчеләр белән очрашалар. Быел әлеге очрашуга булачак студентлар - 7 авыл мәктәбеннән 125 укучы килде. Укучыларга район, аерым алганда агросәнәгать комплексы үсеше турында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сөйләде. Республикада әлеге тармакның киләчәктә нинди булачагы турында Татарстан Республикасы Авыл...

Районда ел саен мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары аграр югары уку йортларында белем бирүчеләр белән очрашалар. Быел әлеге очрашуга булачак студентлар - 7 авыл мәктәбеннән 125 укучы килде.

Укучыларга район, аерым алганда агросәнәгать комплексы үсеше турында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сөйләде. Республикада әлеге тармакның киләчәктә нинди булачагы турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин таныштырды.

Реклама

Казан дәүләт аграр университеты доценты, фәннәр кандидаты Шамил Шәйхразиев, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры, фәннәр докторы Эллада Папуниди, шушы уку йорты доценты Людмила Гайсина һәм башкалар сөйләде.

Очрашуда шулай ук авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов, район мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм мәгариф бүлеге белгечләре катнашты. Укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев