Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бәйрәм күңелле үтте, инде эшләр дә куандырсын иде

    Олы Солабаш авылын җәннәт почмагы дияргә була. Монда урманнар да, җиләкле киң болыннар да, саф сулы чишмәләр дә җитәрлек. Бер генә кимчелек бар - эш юк, шуңа күрә кешеләр төпләнгән урыннарын ташлап киткәннәр. Узган шимбәдә, 30 июньдә авылны торгызу, яшәртү максатында Олы Солабашта Сабантуй бәйрәме формасында "Авыл көнен" уздырдылар. Бәйрәмне...

    Олы Солабаш авылын җәннәт почмагы дияргә була. Монда урманнар да, җиләкле киң болыннар да, саф сулы чишмәләр дә җитәрлек. Бер генә кимчелек бар - эш юк, шуңа күрә кешеләр төпләнгән урыннарын ташлап киткәннәр.
    Узган шимбәдә, 30 июньдә авылны торгызу, яшәртү максатында Олы Солабашта Сабантуй бәйрәме формасында "Авыл көнен" уздырдылар. Бәйрәмне алып баручы Фердинант Хафизовның: «Мондый бәйрәмне оештырган өчен без Роберт Камил улы Закировка һәм Заһид Зәкиулла улы Кәлимуллинга рәхмәт белдерергә тиешбез», - дип кабатлавы очраклы гына түгел, чөнки Сабантуйның инициаторлары һәм оештыручылары нәкъ менә алар.
    Чыннан да, бәйрәм матур булды. Хәтта һава торышы да мәйданга килгән кешеләргә комачаулый алмады, берничә тапкыр яңгыр сибәли башласа да, акылына килгән кебек, шунда ук туктады.
    "Әлбәттә, бездә Сабантуйлар элегрәк тә уздырылды, ләкин ул өч авыл - Олы Солабаш, Кече Солабаш һәм Шыпшыйк авыллары өчен уртак булды. Илле ел эчендә без беренче тапкыр үз Сабантуебызны күрәбез", - диделәр авыл өлкәннәре. Бу зарыгып көтеп алган бәйрәмдә Мостафа хәзрәт, Коръән сүрәләре укып, хәер-фатихасын бирде.
    Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мөрәҗәгать итте:
    - Район белән беренче танышу вакытында шуңа игътибар иттем: шушындый матур, юлына асфальт җәелгән, газ кергән авыл үлем хәленә җиткән. Менә, Аллага шөкер, безгә ярдәмгә килүче кеше табылды. Зур эшкә тотынырга җыенуы өчен Заһид Зәкиулла улына рәхмәт. Биредә урыннар матур, йортлар салырга теләүче кешеләр табылыр. Планнарда - 2400 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзү. Район да читтә калмас, ярдәм итәргә тырышырбыз. Ә әлегә 30 мең сумлык беренче сертификат, - диде Рөстәм Галиулла улы һәм аны З.Кәлимуллинга тапшырды.
    - Бу бик яхшы билге, - дип әйтеп китте Заһид Зәкиулла улы. - Сертификат безгә район башлыгы кабинетына ишекләрне ача, димәк, без аның ярдәменә исәп тота алачакбыз. Без бүген беренче Сабантуйны уздырабыз, быелдан башлап, июньнең соңгы шимбәсенең Олы Солабашта Сабантуй көне булуын барысының да белүен телибез. Район җитәкчелеге безнең карарга каршы килмәс дип өметләнәбез.
    Тумышы белән Олы Солабаш авылыннан булган, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, бу бәйрәмнең төп иганәчесе Роберт Камил улының әнисе Родалия Кашаф кызы Закирова авылның бүгенге хәлен реанимациядә ятучы авыру белән чагыштырды: эшләр я уңга китәчәк, я үлем киләчәк. Хәзерге вакытта биредәге 13 хуҗалыкта 45 кеше яши, 24 йорт буш тора. Аларның хуҗалары кайтып-килеп кенә йөри. Хезмәт ветераны, элеккеге бригадир Разия Сафина истәлекләренә караганда, печән өсте вакытында болыннарга 160 чалгычы чыккан. «Спартак» колхозы фермаларында сарыклар, таналар, атлар асраганнар, тавык фермасы булган.
    - Безнең бабаларыбыз бик акыллы, алдан күрә белүче кешеләр булганнар, алар яшәү урыны итеп безнең якны сайлаганнар, чөнки урманнар бар, үзеңне ягулык белән тәэмин итәргә, тамагыңны туйдырырга мөмкин. Саф сулы чишмәләр ага. Авылның исеме дә су белән бәйле: Сула - елга, ягъни, елга башланган урын. Безнең авыл ил өчен бик күп менә дигән кешеләрне тәрбияләп үстергән, - диде Родалия апа Закирова.
    Һәм бу дөрес тә. Якташлар арасында иң күренеклесе репрессия корбаны, язучы, Муса Җәлил һәм Галимҗан Ибраһимовның дусты Галимҗан Мөхәммәтшин. Г.Ибраһимовны халык дошманы дип игълан иткәч, күпләр аннан баш тарта, Галимҗан Мөхәммәтшин исә аңа 50 яшьлеге белән котлау хаты җибәрә. Шушы батыр гамәле белән ул үзенә хөкем карары чыгара. Родалия Кашаф кызы төзегән күренекле авылдашлар исемлегендә полковниклар Әхмәтхан Гәрәев, Фәрит Гыйниятуллин, Рәдиф Халитов, ТРның атказанган экономисты Госман Хисамов, КХТИ укытучысы Нурия Мифтахова һәм башкалар бар. Бәйрәмгә җыелучылар, 50 ел стажга ия булган укытучы Кәүсәрия Шакированың исеме яңгырагач, озак алкышладылар.
    Әле тантана башланганчы ук бәйрәмгә килгән ветераннар белән сөйләшеп алдым. Апалы-сеңелле Таһирә апа Шәрипова белән Ркыя апа Сафина да шулар арасында иде. Икесе дә тыл хезмәтчәннәре. Таһирә апа Бөек Ватан сугышы елларында оборона корылмалары төзелешендә, окоплар казуда, урман кисүдә катнашкан. Ркыя апаны Яшел Үзәнгә Серго исемендәге заводка җи-бәргәннәр. Сугыштан соң гына туган авылына әйләнеп кайткан. Ире - Бөек Ватан сугышы ветераны, хәзерге вакытта бакый дөньяга күчкән Гатаулла Сафин белән 9 бала үстергәннәр. Фронтовик толы буларак, ул Биектау авылында барлык уңайлыклары булган квартира алган. Сүз уңаеннан әйтеп китим инде, солдат толлары Суфия апа Галиева (Казанда), Суфия апа Хәйруллина һәм Нокълимә апа Сабирова да (Биектауда) фатирлы булганнар.
    Солабашлылар юлсызлыктан озак еллар интектеләр. Юл төзү мәсьәләсен хәл итү артыннан күпләр йөрде. Араларында Таһирә апа да була. Ул, юл салуны үтенеп, төрле инстанцияләргә язган хатларын һәм аларга алган җавапларны күрсәтте. 2 км 248 метр озынлыктагы юл төзелеше 2012 елга тәмамланырга тиеш булган, әмма бүген аның бер өлеше төзелеп бетмәгән килеш тора. Ул бу турыда сөй-ләгәндә трибуналарда утырган авыл халкының: "Бездә әле су проблемасы да бик катлаулы, су кирәк", - дигән сүзләре яңгырады.
    Авылга яңа, эшлекле кешеләр килү белән халык тормыш шартларының яхшыруына өметләнә.
    Оештыручылар Сабантуй уздыру өчен урынның җайлысын сайлаганнар. Хуҗаларның тырышлыкларын бәяләп, район башлыгы Рөстәм Кәлимулла улы: "Ай-яй, сез монда нинди матур амфитеатр корып куйгансыз бит", - диде. Сабантуй программасына гадәттә уздырыла торган барлык уеннар һәм ярышлар кертелгән. Аларны оештыруда алып баручыга Дөбъяз авыл мәдәният йорты, Кече Солабаш клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре актив булыштылар. Ярышларның һәр төре буенча җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып, тамашачыларның көчле алкышлары астында бүләкләр тапшырдылар. Бернинди ыгы-зыгы, кабаланулар сизелми, бөтенесен дә алдан уйлап оештырганнар иде.
    Бәйрәмнең башыннан азагына кадәр Казаннан килгән яшь артистлар күркәм концертлары белән сөендереп тордылар. Башкаручылар арасында Энҗе Шәймурзина, Фирдүс Тямаев, Алсу, Разил Камалов, Дөбъязның талантлы әрмән егете Аршак Алтунян һәм башкалар бар иде. Аларның репертуарларындагы җырлар тамашачыларга урыннарында тик кенә утырырга мөмкинлек бирмәде. Көе яңгырый гына башлый, яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә мәйдан уртасына рәхәтләнеп биергә чыгалар. Айратка сокланмаган кеше калмагандыр, хәтта алып баручы Фердинант Хафизов аны артистлар тирәсенәрәк, алар җырлаганга кушылып биергә чакырды. Баянчылар әледән-әле бию көйләрен сыздыра башлаганда җилкенеп-җилкенеп биючеләр саны тагын да арта.
    Беренче "Озын толымнар" конкурсында Сабантуйның тәүге җиңүчесе кечкенә Әдилә булды. Ни дисәң дә, киләчәк яшьләр кулында бит, җиңүләрне алар яуламыйча, кем яуласын. "Утынны кем тизрәк кисәр", - икенче ярыш шулай дип аталды. Иң оста кисүчеләр Диләрә Сабирова, Лилия Бохарова, Ләйсән Шакировалар булды. Чираттагы мавыктыргыч ярышны беренче тапкыр күзәттем: ир-атлар кул тачкалары белән, бер-берсен уздыра-уздыра, ком ташырга керештеләр. Кем җи-тезрәк? Бу төрдә җиңү-челәр Ренат Киримов белән Алмаз Бохаров булды. Беренчесенә бүләк итеп үзе ком ташып, җиңү яулаган тачканы, икенчесенә электр чәйнеге тапшырдылар.
    Армрестлинг - үтә дә сабыр холыклы, көчле кешеләр спорты. Хатын-кызлар арасында призерлар өчлегенә Заһидуллина, Хәйретдинова, Хәлилова керде, ир-атлар арасында - Шәрифуллин, Батырханов, Абдуллин. Гер спорты белән мавыгучылар да табылды. Сәмигуллин 24 килограммлы герне 47 тапкыр күтәрде, икенче урында Шәяхмәтов (41), өченчедә - Җәләлетдинов (27). Әле тагын "Чүлмәк вату", "Йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү", "Сулы көянтәчиләк күтәреп йөгерү", "100 метр арага йөгерү", "Дартс", "Капчык сугышы", "Кем салатка бәрәңге белән йомырканы тизрәк әрчи?", "Капчык киеп йөгерү", "Җепкә элгән әйберләрне кисү" уеннары да булды. Халык барысында да бик теләп катнашты һәм бөтен көчен куеп җиңәргә тырышты.
    Мин мәкаләмдә күп исем-фамилияләр язам, алар барысы да бәйрәм вакытында, бөтен мәйдан шау-гөр килеп торганда теркәп барылды. Тикшерү мөмкинлеге юк, чөнки алар нигездә Сабантуйга кунакка кайткан кешеләр, кайсысының кем туганы икәнлеген ачыклап булмый. Хаталар китсә, алдан ук гафу үтенәм. Иң мөһиме - аларның ярышларда катнашуы һәм халыкның аларны күрүе.
    Ниһаять, Сабантуйның төп вакыйгасы - милли көрәш. Алып баручының ярышлар башлануы турында игълан итүе булды, ир-атлар бер-бер артлы көрәш келәменә таба агылды. Хатын-кызлар арасында да спортның бу төрен сөючеләр бар икән. Баш судья - исеме районга танылган көрәшче, Сабантуйлар батыры Илгиз Гобәйдуллин. Келәмгә беренчеләрдән булып малайлар һәм үсмерләр чыкты. Алар арасында үз үлчәү категорияләрендә беренче өчлекләргә Рафис Мифтахов, Ришат Гобәйдуллин, Раил Вәлиев; Салават Бохаров, Радик Хәйретдинов, Рәмис Батыршин керде. Өлкәннәр арасында көрәш шактый кызды. Үз авырлыкларында беренче урыннарны Фирдүс Зәйнуллин белән Фәрит Кәримов, икенче урыннарны - Илнар Шәяхмәтов һәм Рөстәм Сабитов, өченче урыннарны Илнар Ибәтуллин белән Илнар Халитов яулады. Сабантуйны оештыручылар абсолют батыр исеме өчен хуҗалар - солабашлылар көч сынашса, гадел булыр, дигән фикергә килделәр. Хәлиткеч көрәшкә Илнар Ибәтуллин белән Рөстәм Вафин чыкты. Егетләр өчен җан атып торучы кызлар аптырашта калды: "Кемгә көч биреп торабыз, кемнең исемен кычкырабыз?" - дип пышылдаштылар алар үзара. Анык бер фикергә килә алмыйча, чиратлап, әле берсенә, әле икенчесенә: "Рөстәм, әйдә-әйдә!", "Илнар, бирешмә!", - дип кычкырдылар.
    Баш судьяга җиңүчеләрне баллар буенча билгеләргә туры килде. Сабантуйның абсолют батыры исемен Илнар Ибәтуллин яулады, төп приз - тәкә дә аңа булды.
    Ярышларда, бәйгеләрдә, конкурсларда катнашучылар, хәтта бөтен кеше белән бергә түгәрәктә биегән кешеләр дә бүләксез калмады. Мондый юмарт, күңелле бәйрәм иганәчеләр Фирдүс Габдрахманов, Рамил Вәлиев, Фердинанд Хөснетдинов, Илнур Гафиятов, Дөбъяз авыл җирлеге һәм, әлбәттә, Роберт Закиров һәм Заһид Кәлимуллин ярдәме белән мөмкин булды. Тамашачылар үзләренең эчкерсез рәхмәт хисләрен көчле алкышлары белән белдерделәр.
    Олы Солабаш авылында озак еллар дәверендә беренче тапкыр шушындый матур бәйрәм - Сабантуй булды. Ул кешеләрдә алга таба нәрсә булыр икән, дигән кызыксыну уятты, авыл тормышының яхшы якка үз-гәрәчәгенә өмет чаткылары кабызды. Бу өмет-хыяллар бушка булмасын, киләсе елда да июньнең соңгы шимбәсендә авыл халкы һәм кунаклар тагын Сабантуй мәйданына җыелсыннар һәм анда аларның мактанып сөйләрлек һәм горурланырлык эш-гамәлләре булсын иде.

    А.Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: