Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бурыч 25 миллион сумга җиткән

Хәзерге заманның иң кискен проблемаларыннан берсе - халыкның коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләмәве. Бүгенге көндә районда яшәүчеләрнең бурычы 25 миллион сум тәшкил итә. Һәм бу идарә итүче компанияләргә тынгы бирми. Биектау районы халкының "Вавилон-Жилсервис" җаваплылыгы чикле ширкәтенә коммуналь хезмәтләр өчен 5 млн. 345 мең сум бурычы бар. Россия һәм...

Хәзерге заманның иң кискен проблемаларыннан берсе - халыкның коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләмәве. Бүгенге көндә районда яшәүчеләрнең бурычы 25 миллион сум тәшкил итә. Һәм бу идарә итүче компанияләргә тынгы бирми.


Биектау районы халкының "Вавилон-Жилсервис" җаваплылыгы чикле ширкәтенә коммуналь хезмәтләр өчен 5 млн. 345 мең сум бурычы бар. Россия һәм Татарстанның күп шәһәрләрендәге идарә итүче компанияләрнең коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләргә каршы көрәш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, явыз ният белән түләмәүчеләргә йогынты ясауның иң нәтиҗәле алымы - су бирүне (канализация) туктату.

"Вавилон-Жилсервис" җаваплылыгы чикле ширкәтенең идарә итүче компаниясе җиһазлар сатып алды һәм Биектау авылында хуҗаларының бурычы бик күп җыелган квартираларга су җибәрүне туктату эшенә кереште.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 678 статьясы, Россия Федерациясе Торак кодексының 153, 154, 155, 158 статьялары нигезендә гражданнар торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында һәм тулысынча түләргә тиешләр.

Әлеге Карарның 120 пункты нигезендә, "коммуналь хезмәтләр 115 пунктның "а", "б" һәм "д" пунктчаларында һәм 117 нче пунктта күрсәтелгән сәбәпләрне бетергән көннән, шул исәптән бурычны тулысынча түләгән яки бурычны түләү тәртибе турында килешү төзегән көннән алып, 2 календарь көндә яңартыла".

Реклама

Җылыту сезоны тәмамланганнан соң түләмәүчеләргә йогынты ясау сыйфатында аларның квартираларында электр утын сүндерү планлаштырыла. Күреләчәк чаралар турында бурычлыларга бер ай алдан хәбәр ителә. Квартирагызның "кара исемлеккә" керүен һәм су, электр энер-гиясе белән тәэмин итү системаларыннан өзелүен теләмәсәгез, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләгез.

Сүз уңаеннан

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда кабул иткән 354 нче номерлы Карарының 117 пунк-ты нигезендә "Башкаручы, коммуналь хезмәттән файдаланучы тулысынча түләмәгән очракта, кулланучыны әлеге бүлектә күрсәтелгән тәртиптә язмача кисәткәннән соң (хәбәр иткәннән соң) 30 көн узгач, бу турыда кулланучыга алдан хәбәр итеп, коммуналь хезмәтне бирүне чикли яки туктатып тора".

Фото с сайта http://realty.vz.ru/news/2010/12/14/2422.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев