Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бәрәңгене кирәк кадәр тупладылар

Ямаширмә урта мәктәбендә тулы көчкә бәрәңге алу бара. Балалар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр "Ватан" база предприятиесендә үзләренә һәм Коркачык филиалына "икенче икмәк" алалар. Җыелган муллык Ямаширмә мәктәбе базында саклана. Укучылар басуга ике мәктәп автобусында баралар. Басуда эшләү өчен җитәкчеләр бер "КамАЗ" җибәргәннәр. Бүген хуҗалыкта алынмаган мәйдан 60 гектарлап тәшкил итә....

Ямаширмә урта мәктәбендә тулы көчкә бәрәңге алу бара.

Балалар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр "Ватан" база предприятиесендә үзләренә һәм Коркачык филиалына "икенче икмәк" алалар. Җыелган муллык Ямаширмә мәктәбе базында саклана. Укучылар басуга ике мәктәп автобусында баралар. Басуда эшләү өчен җитәкчеләр бер "КамАЗ" җибәргәннәр.

Бүген хуҗалыкта алынмаган мәйдан 60 гектарлап тәшкил итә. Якшәмбе көнне өлкән сыйныф укучылары педагоглары белән бергә 6 тонна 950 килограмм бәрәңге чүпләгәннәр, һәм үзләрен кыш буена җитәрлек шушындый туклыклы яшелчә белән тәэмин иткәннәр. Узган шимбәдә дәресләрдән соң тугызынчы сыйныфлар эшләгән, алар 5 тонналап бәрәңге җыйганнар һәм ул орлыкка салынган. Ямаширмә урта мәктәбе директоры Рәфкать Гәрәев сүзләренә караганда, мәктәп коллективы база хуҗалыгына ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмый, чөнки мәктәп үзе дә зарурлык килеп чыкканда нәкъ менә "Ватан" предприятиесенә мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев