Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бөреледә өй туйлары

Бөреле җәнлек совхозы поселогында бәйрәм - күп квартиралы ике торак йорт файдалануга тапшырылды. Илле дүрт гаилә яңа квартираларга күченә. Халыклар бердәмлеге көне - 4 ноябрьдә яңа йортлар тапшырылуга багышланган тантаналы чара булды. Бөрелеләрне котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының башкару директоры урынбасары Җәүдәт Сәлахов,...

Бөреле җәнлек совхозы поселогында бәйрәм - күп квартиралы ике торак йорт файдалануга тапшырылды. Илле дүрт гаилә яңа квартираларга күченә.

Халыклар бердәмлеге көне - 4 ноябрьдә яңа йортлар тапшырылуга багышланган тантаналы чара булды. Бөрелеләрне котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының башкару директоры урынбасары Җәүдәт Сәлахов, ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш советнигы Илнур Ямалнеев, "Уникомстрой" җитештерү-төзелеш комбинаты директоры Равил Әхмәтов килде. Шоссейная урамындагы 11 а һәм Гагарин урамындагы 3 а - 27шәр квартиралы ике йорт кыска вакыт эчендә төзелде. Әлеге йортлардан квартираларны социаль ипотека буенча бюджет өлкә-сендә эшләүчеләр, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре һәм тузган торактан күченүчеләр алды. Республика җитәкчеләре тарафыннан кабул ителгән программа буенча Биектау районында да социаль ипотека үсә, киңәя.

- Безгә төзүчеләр икеләтә бәйрәм бүләк иттеләр, - диде тантанада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Мондый ике йорт Бөрелегә менә дигән ярдәм. Аларда озак һәм бәхетле яшәгез. Йортларга карата сакчыл булыгыз, территорияне чиста тотыгыз, чәчәкләр утыртыгыз.

Ул төзүчеләргә эшне сыйфатлы башкарганнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Башкару директоры урынбасары Җәүдәт Сәлахов Бөреле халкы алдында чыгыш ясаганда торак йортларның бер җирдә дә Татарстандагы кебек күп төзелмәвен, быел 133 йорт төзеләчәген һәм йортларны файдалануга тапшыру буенча Биектау районының алдынгылар рәтендә булуын билгеләп үтте.

Гагарин урамындагы йортта "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре яшәячәк. Шушы авыл хуҗалыгы предприятиесенең кадрлар бүлеге начальнигы Резедә Сираҗиева, шушындый шәп квартираларга ия булучы хезмәттәшләре өчен сөенүен белдереп, әлеге проектны тормышка ашырган өчен республика, район, авыл җирлеге, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшләүче Марат Җаббаровка рәхмәт-нең иң зурысы юлланды. Поселок өчен ике яңа йорт бер дә аз түгел. Биредә күп квартиралы йортларның шактый еллардан бирле төзелгәне юк. Яңа торак алучы бәхетлеләр үзәк-ләштерелгән суүткәргеч һәм канализация системасы булган, аерым җылытыла торган квартираларга күченәләр. Йортлар тышкы яктан да заманча, карап торырга бик матурлар, квартираларның эчке ягы да тел-теш тидерерлек түгел. Яңа хуҗалар үзләре дә шундый ук фикерләр әйттеләр.

Ирле-хатынлы Муравицкийлар бик күп еллар яшәгән иске йорттан ике бүлмәле иркен квартирага бик шатланып күченәләр. Лабзиннар өч бүлмәле матур фатир алганнар, ә моңа кадәр алар 38 квадрат метрда биш кеше яшәгәннәр. Альбина Лабзина Бөреле товарлыклы сөт фермасында эшли, ире - төзүче. Ике бала тәрбиялиләр.

Реклама

Яңа квартира ачкычлары алучылар арасында укытучылар да бар. Кемдер торак шартларын яхшыртырга булган, кемнеңдер моңа кадәр яшәү урыны булмаган. Химия һәм биология укытучысы Александра Романова ипотекага гаризаны 2011 елның ноябрендә биргән, ә хәзер аның гаиләсе үзләренең ике бүлмәле квартирасында яшәячәк.

Шәпшедән яшь гаилә - Маловлар (Лариса - математика укытучы, Максим - шофер) беренче каттан ике бүлмәле квартираны сайлаган. Аларның ике кечкенә балалары бар һәм мондый квартира алар өчен уңайлы булыр.

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте бухгалтеры, ике малай тәрбияләүче Юлия Шәйдуллина ипотека буенча Гагарин урамындагы йортның өченче катыннан ике бүлмәле квартира алган. Алар белән бергә әбиләре, элек авыл Советында эшләгән Мария Ефремовна да шатлана.

Бәйрәмгә яңа өйгә күченүчеләрнең авылдашлары да килгән. Җыелучыларны бөтен кеше яраткан Бөреле халык хоры һәм яшь җырчы Диана Красильникова чыгышлары белән сөендерделәр.

Бөрелеләр иске йортлардан яңаларына куана-куана күчәләр. Кешеләр моңарчы 8 квартиралы ике катлы йортларда һәм уңайлыклары булмаган агач баракларда яшә-гәннәр. Хәзер яңа квартиралар алдылар, яңа күршеләр белән таныштылар һәм биредә дә, элеккеге урындагы кебек, тату яшәрбез дип ышаналар.

12-15 ел буена ипотека түлисе булса да (ә авария хәлендәге йортлардан күченүчеләргә 500-800 мең сум өстәп түләргә кирәк), халыкның күңеле күтәренке. Алар белән бергә без дә шатланабыз һәм районда торак төзелеше дәвам итәр, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев