Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бөреледә медальләр тапшырылды

2015 елның 4 мартында Бөреле авыл җирлеге ветераннарын "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән медаль белән бүләкләү тантанасы булды. Медаль белән бүләкләү тантанасына авыл мәдәният йортына 32 тыл хез-мәтчәне килде. Медальләрне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды. Укучылар һәм ветераннар хоры концерт күрсәттеләр. Тантанага килүчеләр "Биектау ТВ" телеканалы...

2015 елның 4 мартында Бөреле авыл җирлеге ветераннарын "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән медаль белән бүләкләү тантанасы булды.

Медаль белән бүләкләү тантанасына авыл мәдәният йортына 32 тыл хез-мәтчәне килде. Медальләрне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды. Укучылар һәм ветераннар хоры концерт күрсәттеләр. Тантанага килүчеләр "Биектау ТВ" телеканалы тарафыннан әзерләнгән "Хәтерлибез, кайгыртабыз..." дигән фильм карадылар.
Әлеге җирлектә сугышта катнашкан 2 кеше һәм 75 тыл хезмәтчәне яши. Сугыш ветераны Минһаҗетдин Сәлахетдин улы Ибраһимов хәзерге вакытта санаторийда. Аракчеева Анна Сергеевнаның медален балаларына тапшырдылар.
Башка ветераннарга медальләрне авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов һәм җирлек хезмәткәрләре өйләренә барып тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев