Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Әбүнәче көне гөрләп узды

Узган атнада Биектау авылының почта бүлегендә Әбүнәче көне узды. Бу көнне район кешеләре үзләренең яратып укый торган газета-журналларына ташламалы бәядән языла алдылар. Мондый мөмкинлек 18 нче октябрьгә кадәр сакланачак. Эш тулы көчкә барды. Беренче булып язылучыларның берсе - Геннадий Николашин "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Габдулла Галямов кулыннан сувенир...

Узган атнада Биектау авылының почта бүлегендә Әбүнәче көне узды. Бу көнне район кешеләре үзләренең яратып укый торган газета-журналларына ташламалы бәядән языла алдылар. Мондый мөмкинлек 18 нче октябрьгә кадәр сакланачак.

Эш тулы көчкә барды. Беренче булып язылучыларның берсе - Геннадий Николашин "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Габдулла Галямов кулыннан сувенир алгач, моңа бик куанды.

- Мин "Высокогорские вести" газетасына ел саен язылам, бу кешеләр, район, республика турында яза торган бик әйбәт газета. Кайвакыт аннан башка газеталарда да булмаган, телевидение тапшыруларында да сөйләнмәгән вакыйгалар турында укыйм. Газета үзгәрә, яхшыра, бу күзгә күренеп тора һәм күңелне күтәрә. Аңа язылучылар мөмкин кадәр күбрәк булсын! - диде Геннадий Федорович.

Казан районара почтамтының бүлек җитәкчесе Наталья Серебрянникова сүзләренә караганда, ташламалы чорда язылу һәрвакыт әйбәт бара. Монда нәкъ менә хат ташучылар зур роль уйный. Аларның активлыгыннан башка эш бер урында торыр иде, ә төрле массакүләм-мәгълүмат чараларына язылу көн саен арта, кимү юк.

Биектау элемтә бүлегендә 7 хат ташучы эшли, аларның күпчелеге тәҗрибәле кешеләр, шулай да яшьләр дә бар. Альбина Артемьева агымдагы елның май аеннан эшли башлаган, үзен әйбәт белгеч итеп күрсәтергә өлгергән. Аның участогында төрле басмаларга язылу актив бара, ул, газета-журналлар тәкъдим итеп, өйләргә йөри, һәм күпләр язылалар. Альбина сүзләренә караганда, хат ташучы күңел халәте белән бәйле хезмәт, аны әйбәт башкару өчен кешеләрне яратырга, аларның тормышы белән кызыксынырга, аралашучан һәм әйбәт мөгамәләдә булырга кирәк.

- Күңелле бит - берәрсе янына керәсең, ә ул сине, якты чырай белән каршы алып, табын янына дәшә, чәй белән сыйлый, үзенең эч серләрен сөйли, - диде Альбина.

Бүлектә Любовь Шакированы иң тәҗрибәле хат ташучыларның берсе буларак билгеләп үттеләр - аның хезмәт стажы 10 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев