Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

«Битаман» – рейтингта беренче

Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре рейтингы игълан ителде. "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте, "Серп и молот", "Татарстан" кебек хуҗалыкларны уздырып, мактаулы беренче урынны алды. "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтендә күптән түгел узган отчет җыелышында коллективның 2014 елгы эшчәнлегенә җентекле анализ ясалды. Отчет доклады белән авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры...

Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре рейтингы игълан ителде. "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте, "Серп и молот", "Татарстан" кебек хуҗалыкларны уздырып, мактаулы беренче урынны алды.

"Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтендә күптән түгел узган отчет җыелышында коллективның 2014 елгы эшчәнлегенә җентекле анализ ясалды. Отчет доклады белән авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Шәүкәт Вахитов чыгыш ясады, үзләренең эшләре турында хуҗалыкның баш белгечләре дә сөйләде.

Соңгы елларда "Битаман" ширкәте җитештерү эшчәнлеген һаман арттыра бара. Авыл хуҗалыгы производствосының барлык юнәлешләрендә дә эш төгәл оештырыла. "Битаман" ширкәтенең һәрвакытта да диярлек кырчылыкта да, терлекчелектә дә районның иң алдынгы беренче өч хуҗалыгы арасына керүе дә очраклы түгел. Уңышлы хезмәткә ике дистә еллап коллективны җитәкләүче хуҗалык директоры Шәүкәт Вахитовның оста эш итүе нәтиҗәсендә дә ирешелә. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен аңа узган ел "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән исем бирелде. Портреты ике ел рәттән районның Мактау тактасында эленеп тора.

"Битаман" ширкәтендә сөрү җирләре 2740 гектар тәшкил итә, фермаларда 1600 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 460 сыер асрала. Бу районның терлекләрнең тыгызлыгы иң югары булган хуҗалыкларыннан берсе.

- 2014 елда хуҗалыкта 23987 центнер сөт җитештерелде, бу моннан алдагы елга карата 104 процент. Ит җитештерү дә артты - 2276 центнер ит җитештерелде, - дип билгеләп үтте докладында Шәүкәт Вахитов. - 100 сыердан 100 бозау алуга ирештек, аларны саклап үстердек. Үсемлекчелектә дә уңышларыбыз бар. Узган ел һәр гектардан 35 центнер ашлык алынды - бу соңгы елларда иң югары уңыш. Кышлатуга 47 центнер азык берәмлеге әзерләдек. Рентабельлелек 17,1 процент.

Хуҗалыкта барлык җаваплы урыннарда зур стажлы, тәҗрибәле белгечләр эшли. Баш агроном Гомәр Фәйзрахманов белән баш бухгалтер Мәрьям Галәвиеваларның да портретлары, хуҗалык директорыныкы кебек, районның Мактау тактасында урын алды. Баш зоотехник Фәнис Хәлиуллин һәм баш ветеринария табибы Азат Шиһапов та терлекчелек тармагының нәтиҗәле эшен тәэмин итәләр. Белгечләр барлык башлангычларда хуҗалык директорының ярдәмен тоялар, үзләренә йөк-ләнгән бурычларны кызыксынып һәм җиренә җиткереп башкаралар. Алар тәҗрибә уртаклашырга да әзер, шуңа күрә республика һәм федераль конкурсларда катнашудан беркайчан да баш тартмыйлар. 2013 елгы нәтиҗәләр буенча Мәрьям Галәвиева һәм Фәнис Хәлиуллин, ә узган ел Марат Заһидуллин, Гомәр Фәйзрахманов, Азат Шиһапов 100 мең сумлык грантка ия булдылар.

Механизаторлар кыш буена техниканы кыр эшләренә җентекләп әзер-ләгәннәр. "Битаман" ширкәте директоры Шәүкәт Вахитов сүзләренә караганда, хуҗалык 20 февральгә язгы кыр эшләренә инде тулысынча әзер булган.

- Техниканың барысы да ремонтланды, кадрлар җитәрлек, ягулык-майлау материалларын алып кайттык, орлык җитәрлек күләмдә салынган, ашламалар бар, - диде Шәүкәт Җәүдәт улы.

Кышлату чоры уңышлы уза. Бүген биредә һәр сыердан 18,4 килограмм сөт савалар, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,2 килограммга күбрәк. "Битаман" ширкәтендә авыл хуҗалыгы семинарлары, район җитәкчеләре һәм белгечләренең киңәшмәләре еш уздырыла. Биредә хезмәттәшләре һәрвакытта да соңыннан үзлә-рендә куллана алырлык нинди дә булса яңалык күрәләр.

Битаманда шәхси хуҗалыкларны азык белән тәэмин итү турында кайгыртуларын, пай җирләре өчен авыл халкына азык биргәннәрен әйтеп китү дә урынлы булыр.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм аның җитәкчесе Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәрен, спорт ярышлары, мәдә-ният учреждениеләрендәге массакүләм-мәдәни чараларны уздырганда һәрчак матди ярдәм күрсәтә. Рамазан аенда һәр авылда ифтар ашлары уздыру, авыллардагы өлкәннәрне кунакка чакырып, Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәмнәрен оешкан төстә үткәрү дә биредә күркәм гадәткә әверелгән.

Җыелыш барышында күп кенә тантаналы мизгелләр булды. Шундыйларның берсе - алдынгыларны бүләкләү. "Битаман"да терлекчелектә дә, кырчылыкта да авылның үз кешеләре эшләве белән горурлана алалар. Күпләр тотрыклы күрсәткечләргә ирешә. Отчет җыелышы булган көнне күп кенә җитештерү алдынгылары хезмәттәге югары казанышлары өчен акчалата премияләр алдылар. Бүләк-ләнгәннәр арасында механизаторлар Дамир Кәлимуллин, Айрат Ибраһимов, Әхәт Хәлиуллин, Азат Хәлиуллин, Рамазан Җамалиев, Ирек Сафин, Данил Кадыйров, Илшат Гарипов, Данил Галиев, шоферлар Фәрит Хәлиуллин, Мәхмүт Сәмигуллин, Нурислам Хәбибуллин һәм башкалар бар. Терлекчеләр елның елында сөт һәм ит җитештерүдәге уңышлары белән сөендерәләр. Сыер савучылар Фәрзәнә Галимҗанова, Зөлфия Сәгъдиева, Резедә Гыйлаҗетдинова, бозау караучылар Рә-шидә Галиева, Резедә Фәйзрахманова, Равилә Шабаева, Роза Мөлекова, Алсу Садриева, Родалия Хәлиуллина һәм башкаларның тырыш хезмәте зур рәхмәт сүзләре бе-лән телгә алынды.

Тагын бер тантана - хөрмәтләп, лаеклы ялга озату. Әнвәр Мөлеков, Рөстәм Мөхтәров, Резедә Каюмова, Гөләзия Җамалиева үз хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында утыз еллап хезмәт куйганнар. Отчет җыелышында алар бөтен коллектив каршында җитәкче кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

Өченче күңелле мизгел - битаманлыларның барысына да бүләк: халык арасында моңлы җырлары белән популярлык казанган Илназ Баһ концерты.

"Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте хезмәтчәннәре быел да, темпларны киметмичә, югары күрсәткечләргә ирешергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев