Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бикнаратта ак әбине котладылар

Биектау муниципаль районында озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү дәвам итә. Шушы көннәрдә Олы Битаман авыл җирлегенең Бикнарат авылында яшәүче Гасимә Хәбибулла кызы Бариеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Ул - тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашкан кешенең тол хатыны. Гомере буе колхозда эшләгән: печән чапкан, иген иккән, ындыр табагында да,...

Биектау муниципаль районында озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү дәвам итә. Шушы көннәрдә Олы Битаман авыл җирлегенең Бикнарат авылында яшәүче Гасимә Хәбибулла кызы Бариеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Ул - тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашкан кешенең тол хатыны. Гомере буе колхозда эшләгән: печән чапкан, иген иккән, ындыр табагында да, фермада да хезмәт куйган. Сугыш вакытында яшь кызга колхоздагы бөтен авыр эшне башкарырга - урман кисәргә дә, капчык ташырга да туры килгән. Ире белән бергә алар биш бала үстергәннәр. Улы һәм кызы гаиләләре белән Бикнаратта яшиләр. Гасимә апа улы Рамил, килене Әлфирә, оныклары, шулай ук кызы Гөлсинә белән кияве Әдһәмнең кайгыртуын тоеп гомер итә.

Юбилей көнне ак әбине котларга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Рушания Галимҗанова, "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте баш хисапчысы Мәрьям Галәвиева һәм башкалар килде.

Район башлыгы Гасимә Хәбибулла кызына Президентның котлавын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Рөстәм Галиулла улы юбилярга нык сәламәтлек һәм тыныч тормыш теләде. Авыл җирлеге һәм авыл хуҗалыгы предприятиесеннән дә бүләкләр бар иде.

Реклама

Гасимә апа үзенең хезмәтен югары бәяләгәннәре, котлаулары һәм игътибар күрсәтүләре өчен зур рәхмәт әйтте.

- Миңа тыл хезмәтчәне буларак та юбилей медале бирделәр, - диде ул. - Менә 90 яшьлегемә дә бүләкләр алып килгәннәр.

Президентыбызга, районыбыз башлыгына һәм мондагы җитәкчеләргә бик зур рәхмәт әйтергә телим, чөнки минем хакта кайгырталар, дәүләтебез фатир да бирде. Улым белән киленем эшләп торалар, сыер асрыйбыз. Аллага шөкер, өйдә бөтен нәрсәбез бар, җитеш тормышта яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев