Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау югарыга юл яра

2015 елның 17 февралендә Биектау муниципаль район Советының кырык җиденче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Разия Садыйкова, Камил Садриев, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары...

2015 елның 17 февралендә Биектау муниципаль район Советының кырык җиденче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Разия Садыйкова, Камил Садриев, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Биектау муниципаль районының 2014 елдагы социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2015 елгы бурычлар турындагы отчет белән район башлыгы, район Советы рәисе Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады.

Гомумән алганда, илдәге икътисадый хәл начараюга карамастан, район куелган барлык бурычларны тормышка ашыра алды. Республика рейтингында ул лидерларның беренче унлыгына якынлашты. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, кече бизнеста, төзелештә уңышлар бар. Район хуҗалыкларында сыерларның баш саны кимемәде. Акчалата керемнең 78 проценты терлекчелектән килә. Сөт буенча район уникенче урынга күтәрелде. Авыл хуҗалыгы алдынгыларына инде ни-чәнче ел премияләр бирелә һәм бу эшләрне үз вакытында яхшы сыйфат белән башкарырга мөмкинлек бирә. Авыл кешеләре грант ярдәменнән актив файдаланалар. Яңа эшли башлаган фермерлар 11 грант алды, авылларда яшәүчеләр тарафыннан 143 миллион сумлык 455 кредит алынды. Районда 477 кече бизнес субъекты бар. Әлеге тармакта хезмәткәрләрнең исемлеккә кергән составыннан утыз процентлабы хезмәт куя. Район территориясендә өч сәнәгать мәйданчыгы эшли, резидентлар җәлеп итү дәвам итә.
Биектау районы федераль һәм республика программаларында катнаша. 2014 елда күп квартиралы 8 йортка капиталь ремонт ясалды, 2015 елга 23 миллион сумга тагын 9 йортны ремонтлау планлаштырыла. Бөреле, Усад, Дөбъяз, Дачное, Биектау һәм Коркачык станцияләрендә торак төзелеше дәвам иттереләчәк, "Весенний" комплексы төзелә.

2014 елда Коркачык станциясендә мәдәният йорты, Биектау авылында һәм Ямаширмәдә ике балалар бакчасы, полициянең участок вәкилләре өчен ике комплекс, Дөбъязда ветеринария пункты төзелде. Алты мәктәп, ике клуб, ике фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалды, 58,8 миллион сумга авыллардагы юллар ремонтланды.

Район халкы үзара салым буенча уздырылган референдумда актив катнашты. Өч миллион сумнан күбрәк акча җыелды һәм республика бюджетыннан аңа тагын 12 миллион сум өстәлде. Әлеге акчалар авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча конкрет бурычларны тормышка ашыруга тотылды, ә аларны үтәү кешеләрнең бердәмлеген ныгытты.

Физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр ел саен арта бара. Барлык мәктәп укучылары "Район башлыгы олимпиадасы" дигән спорт-сәламәтләндерү конкурсында катнашалар. Ә быел исә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен кече олимпиада оештырылды. Балаларның хоккей уенындагы уңышлары, көрәшчеләрнең казанышлары шатландыра.

Район Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршыларга әзер-ләнә һәм үз алдына сугыш ветераннарына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү һәм кайгырту бурычын куеп эшли. "Безнең кадерле ветераныбыз" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру барышында Биектау район үзәк хастаханәсендә ветераннар палатасын ачудан тыш, киң күңелле кешеләр ярдәме белән хастаханәдә тагын 25 палата ремонтланды һәм 13 ен яңартасы бар.

Апрель аенда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Биектау районының 80 еллыгы хөрмәтенә зур концерт булачак. Без якташларыбызны онытмыйбыз һәм аларның казанышларын хөрмәт итәбез. Аларга Геройлар аллеясында һәй-кәлләр һәм "Биектау" спорт комплексы янында бюстлар куелды.

Реклама

Докладта шулай ук проблемалар да билгеләп үтелде. Болар - су белән тәэмин итүне яхшырту, каты түшә-мәле юллар салу. Район башлыгы Премьер-министрга һәм Дәүләт Советы депутатларына заманча поликлиника төзү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте, шулай ук республика Президентына һәм хөкү-мәткә юл, торак төзелеше, кече бизнесны үстерү программаларында районга ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Аннары мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов һәм Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина чыгыш ясады. Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш Стратегиясе проекты турында сөйләде. Төп максат: кешегә үсеш өчен шартлар; территориаль үсеш; инновацион икътисад - шушы өч юнәлеш буенча республиканың дөньякүләм дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтен тәэмин итү.
Мәгарифнең җәмгыять һәм икътисад ихтыяҗларына туры килүенә ирешү мөһим. Стратегиядә тәкъдим ителгән чаралар игътибарны җәлеп итә торган мәдәни мохит булдыруга, туризмны үстерүгә юнәлтелгән. Белгечләр, талантлы яшьләр республикадан китмәслек, Татарстанда яшәүчеләрне дә, башка төбәкләрдән һәм чит илдән килгән инвесторларны да кызыктырырлык шартлар тудырырга кирәк.

Стратегия проектында республиканың өч икътисадый зонасы аерып күрсәтелде. Биектау районы Казанның берләшү (агломерация) зонасына керә. Аның өчен төп максатларның берсе - шәһәр яны районнарының көндәшлек өстенлекләрен үстерү.

Утырыш азагында анда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады. Ул Биектау районының республика куйган бурычларны тулысынча үтәвен билгеләп үтте. 2014 нче елның тотрыклы узуы турында әйткәннән соң, ул районның кайбер төп икътисадый күрсәткечләрен республика буенча уртача саннар белән чагыштырды. Биектаулыларны сөт җитештерүне арттырганнары, авыл хуҗалыгыннан акчалата керемне күбәйткәннәре, район икътисадында кече һәм урта бизнесның өлеше зур булган өчен мактады. 38 муниципаль сәнәгать мәйданчыгыннан 3 сендә биектаулылар үзләрен резидент объект-ларын урнаштыру өчен аеруча кызыклы итеп күрсәттеләр.

Премьер-министр игътибар иткән иң җитди тема - демографик хәл. Соңгы биш елда ул районда яхшы якка үзгәрде. Әле күптән түгел генә бер елда табигый кимү 195 кеше тәшкил иткән булса, 2012 елдан халыкның артуы күзәтелә. 2014 елда ул 180 кеше тәшкил итте. Бу медицина хезмәте күрсәтүнең яхшыруын, яшь гаиләләрнең туасы көнгә ышанып яшәвен, район кешеләренең күңеле күтәренке булуын күрсәтә, дип ышанып әйтте Илдар Халиков.

Үзенең чыгышында ул Биектау районы башлыгының спортны үстерү, балаларның физик сәламәтлеген ныгыту турында кайгыртуын да билгеләп үтте. Республика Премьер-министры Җиңүнең 70 еллыгына лаеклы әзерләнергә, сугыш ветераннарын игътибар үзә-гендә тотарга чакырды. Барлык кыенлыкларга, икътисадый сүлпәнлеккә дә карамастан, Илдар Халиков Биектау районына үз алдына югары бурыч-максатлар куярга киңәш итте.

Район Советы утырышы тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров Татарстанның атказанган хезмәткәре исеме бирелү уңаеннан бүләкләр, Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын һәм Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре Советының Мактау грамоталарын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев