Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау районында зур ифтар уздырылды

Барлык авыл җирлекләреннән дин тотучыларны чакырып, Рамазан аенда зур ифтар оештыру Биектау районында күркәм гадәткә әверелде. Агымдагы елда да нәкъ шулай булды. 29 июньдә Чубарово бистәсендә авыз ачуга 600дән күбрәк кеше җыелды. Биредә бистә янындагы болында шалашлар корып куйганнар. Әлеге изге гамәлне оештыруда башлап йөрүче - Биектау муниципаль районы башлыгы...

Барлык авыл җирлекләреннән дин тотучыларны чакырып, Рамазан аенда зур ифтар оештыру Биектау районында күркәм гадәткә әверелде. Агымдагы елда да нәкъ шулай булды.

29 июньдә Чубарово бистәсендә авыз ачуга 600дән күбрәк кеше җыелды. Биредә бистә янындагы болында шалашлар корып куйганнар. Әлеге изге гамәлне оештыруда башлап йөрүче - Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. Очрашуга Казаннан казый Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов та килде. Алар район мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин һәм Биектау мәчете имамы Фәрит хәзрәт Шәрәпов белән бергә Коръән укыдылар, Рамазан ае турында тирән мәгънәгә ия булган вәгазьләр сөйләделәр.

- Бу килүчеләр саны буенча да, ифтарны нәкъ менә Коръән кушканча итеп уздыру ягыннан да, шулай ук сый-хөрмәтенә, хезмәт күрсәтелү дәрәҗәсенә карап та гаять зур вакыйга булды, - диде Фәрит хәзрәт Шәрәпов. - Ифтар төгәлләнгәннән соң бөтенебез бергәләп ахшам намазы укыдык. Кешеләрнең йөзләрендә якты елмаю балкыды. Ашка килүчеләр шундый игътибарлылыктан һәм изге Рамазан аена карата хөрмәт белән караудан бик канәгать калдылар. Ифтарда катнашучылар дин тотучы мөселманнарга шундый юмарт бүләк әзерләгәне өчен район башлыгына рәхмәт укыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев