Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау районында йорт янды: һәлак булучылар бар

Татар Әйшәсе авылында яшәүче бер ханым узып барышлый берәүнең йортына ут капканны күреп ала һәм шунда ук янгын хезмәтенә шалтырата. 10 минут та үтми, янгын сүндерүчеләр килеп тә җитәләр. Бу вакытка инде Пригородная урамындагы шәхси йортны ялкын чолгап алган була. Янгын чыккан йорттан нибары 5 метр ераклыкта урнашкан күрше йортта...

Татар Әйшәсе авылында яшәүче бер ханым узып барышлый берәүнең йортына ут капканны күреп ала һәм шунда ук янгын хезмәтенә шалтырата.

10 минут та үтми, янгын сүндерүчеләр килеп тә җитәләр. Бу вакытка инде Пригородная урамындагы шәхси йортны ялкын чолгап алган була. Янгын чыккан йорттан нибары 5 метр ераклыкта урнашкан күрше йортта яшәүчеләр дә бик куркышалар. Коткаручылар янгынны ярты сәгатьтә сүндерәләр. Әмма йортны коткарып калып булмый, ул бөтенләе белән янып бетә.

Янгын булган урынны караганда 19 яшьлек йорт хуҗасының һәм аның янына килгән 38 яшьлек кунакның мәете табып алына. Баштагы тикшерүләр янгынның ачык ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыгуын күрсәтә.

Сайт фотосы gazeta.a42.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев