Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды

2015 елның 17 февралендә Биектау муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Разия Садыйкова, Камил Садриев, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм...

2015 елның 17 февралендә Биектау муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Разия Садыйкова, Камил Садриев, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Биектау муниципаль районының 2014 елдагы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2015 елгы бурычлар турындагы отчет белән район башлыгы, район Советы рәисе Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул районның авыл хуҗалыгында, кече бизнесны үстерүдә, спортта, торак һәм социаль объектлар төзүдә, сәламәтлек саклауда ирешкән уңышларын билгеләп үтте. 2015 ел - Бөек Җиңүнең 70 еллык һәм Биектау районына нигез салынуның 80 еллык юбилейлары елына бурычлар куелды.

ТРның Икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш стратегиясен эшләү турында чыгыш ясады. Ул Биектау районының Казан тирәсенә урнашкан икътисадый зонага керүен һәм биредә көндәшлеккә каршы тора алырлык өстенлекле җитештерүне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Премьер-министр Халиков узган елда Биектау районының тотрыклы үсүен ассызыклады. Балалар туу һәм кешеләр үлүгә кагылышлы демографик күрсәткечләрдә уңай үзгәреш булуын, аерым алганда, 2014 елда халыкның табигый үсеше 180 кеше тәшкил итүен билгеләп үтте. Премьер-министр республикада дәүләт программаларының тормышка ашырылуы турында сөйләде, район күрсәткечләрен республика буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырды. Биектаулыларның авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, кече бизнеста, спорттагы казанышларын билгеләп үтте. Ул районга һәм аның башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга 2014 елда ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде һәм алга яңа зур бурычлар куярга чакырды.

Утырышта районның кайбер хезмәткәрләренә эштәге казанышлары өчен бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев