Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

“Биектау” Боз сараена рәхим итегез!

Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында "Биектау" Боз сарае ачылды. Спорт объектын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм башка абруйлы кунаклар катнашты. Рөстәм Миңнеханов котлау чыгышында район кешеләрен Боз сарае ачылышы белән котлады һәм Татарстандагы кебек Боз сарайлары илнең бер...

Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында "Биектау" Боз сарае ачылды. Спорт объектын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм башка абруйлы кунаклар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов котлау чыгышында район кешеләрен Боз сарае ачылышы белән котлады һәм Татарстандагы кебек Боз сарайлары илнең бер генә субъектында да юк, дип билгеләп үтте. Һәм ул шушында, Биектауда ил генә түгел, хәтта дөнья чемпионнары үсеп чыгачагына ышануын белдерде.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин спорт объектын торгызуда ярдәм күрсәтүләре өчен республика җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде һәм биектаулылар Боз сараена карата сакчыл мөнәсәбәттә булырлар, дип вәгъдә итте.

Татарстан Президенты ясалма боз җәелгән "Биектау" ябык катогы директоры Андриян Тябинга спорт җиһазлары алырга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев