Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бәхетле йорт булсын

Коркачык поселогының Горький урамындагы яңа өйгә күченү башланды. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә Белем көне хөрмәтенә мәктәптә узган митингтан соң ук кешеләр өчен бик тә мөһим объектны тапшыруга багышланган тантаналы чара булды. Дәртле көйләр яңгырап торды, йорт каршына аннан квартира алучылар һәм поселок халкы, төзүчеләр җыелды. Бирегә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм...

Коркачык поселогының Горький урамындагы яңа өйгә күченү башланды. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә Белем көне хөрмәтенә мәктәптә узган митингтан соң ук кешеләр өчен бик тә мөһим объектны тапшыруга багышланган тантаналы чара булды.

Дәртле көйләр яңгырап торды, йорт каршына аннан квартира алучылар һәм поселок халкы, төзүчеләр җыелды. Бирегә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. 27 квартиралы өч катлы торак йорт төзелеше, чынлап та, шатлыклы вакыйга. Ике меңләп кеше яши торган зур авыл җирлегендә 1991 нче елдан бирле күп квартиралы йортлар төзелгәне булмаган. Райондагы власть вәкилләре социаль ипотека буенча йорт салу мөмкинлеге турында сүз кузгаткач, халык арасында җентекле эш уздырырга туры килә. Коркачыклылар башта моның чынга ашачагына ышанмыйлар. Өс-тәвенә, кешеләрне яшәргә яраксыз хәлгә килгән бараклардан да күчерергә кирәк иде. Конкурста катнашырга төзелешне башлап җибәрү өчен кирәк кадәрле кеше җыелганчы күпмедер вакыт уза. Төзүчеләр исә эшне озакка сузмыйлар. Нигезен салганнан соң бер ел да үтми, "БарсЭлитСтрой" җаваплылыгы чикле ширкәте әйбәт, матур йортны төзеп тә куйды. Аны тапшырганчы территориясе дә төзекләндерелде. Яңа йортка бюджет өлкәсендә эш-ләүчеләрдән 15 һәм авария хәлендәге торактан 12 гаилә күченә.

- Мин бюджет өлкәсендә егерме ел эшлим. 2010 нчы елда социаль ипотека буенча бер бүлмәле квартира алуга чиратка бастым, - ди Коркачыкта яшәүче Людмила Ахромова. - Миңа өченче каттан кояшлы яктагы бүлмә эләкте. Эчке ягы пөхтә итеп эшләнгән. Газ биргәннәрен генә көтәсе калды.

Йорт янында балалы әниләр йөри. Йөзләрендә шатлыклы дулкынлану. Шуларның берсе белән сөйләшеп киттек һәм мин дүрт кешелек гаиләнең күп еллар буена баракта яшәгәнен ачыкладым. Ул тузган корылмалар, инде күптән яраксыз хәлгә килеп, поселокны ямьсезләп кенә тордылар: хәзерге заманда ничек итеп шундый шартларда яшәргә кирәк?

Район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Минзия Хәсәнова сүзләренә караганда, Коркачыктагы җиде тузган барактан акрынлап 34 гаилә күченәчәк.

Яңа йорт янәшәсендә инде икенчесе төзелә башлады.

- Безнең Коркачыкта йортлар салыначагына кешеләр ышанмады. Ә хәзер күпләр үзләрен социаль ипотека исемлегенә кертүне сорыйлар, - диде Коркачык авыл җирлеге башлыгы Кадрия Хәйбуллина.

Яңа йортка күченүчеләрне Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.

- Әлеге йорт соңгысы булмасын. Күзләр курка, ә куллар эшли, торак төзелешен дәвам итәчәкбез. Биредә тыныч, тату яшәгез. Моның өчен барлык шартлар да бар, - диде Рөстәм Галиуллович, коркачыклыларга мөрәҗәгать итеп. Ул, төзүчеләргә рәхмәт әйтеп, аеруча тырышларга районның Рәхмәт хатларын һәм Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, поселок халкын күңелле вакыйга белән котлап, Коркачыкта уңай үзгәрешләр булуын: мәктәпнең ремонтлануын, әлеге өч катлы йортның төзелүен, күп квартиралы йортларның түбәләре яңартылуын, бер-бер артлы йортларга капиталь ремонт уздырылуын билгеләп үтте.

- Матур, ямьле, барлык уңайлыклары булган квартирада яшәве үзе бәхет. Барлык ниятләрегез тормышка ашсын, - диде Сәрия Сабурская яңа йортка күченүче-ләргә мөрәҗәгать итеп.

Ясәви Латыйпов төзү-челәр исеменнән ышаныч күрсәтүе өчен район хакимиятенә рәхмәт әйт-те һәм хезмәттәшлек дәвам итәр дип өметләнүен белдерде.

"Ласточка" балалар бакчасы мөдире Лилия Хәкимова яңа квартиралы булучы бәхетлеләр исеменнән район һәм җирле власть вәкилләренә һәм төзүчеләргә җылы сүзләрен җиткерде.

Гадәт буенча үзәк подъезд каршындагы тасма киселде. Кулларына ачкычлар тоткан бәхетле коркачыклылар яңа квартираларына ашыктылар. Коркачыкта икенче өй туе да озак көттермәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев