Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Безгә һәр кунак кадерле

Милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган 52 нче турнир беренче тапкыр Биектау районында узачак. Ул 13 февральдә сәгать 9 да ачыла. Иң көчле көрәшчеләр бәйгесе киләсе атнада башланып, өч көн дәвам итәчәк. Бөек Җиңүнең 70 еллык һәм районның 80 еллык юбилеена әзерләнеп йөргәндә шундый мөһим спорт чарасының бездә...

Милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган 52 нче турнир беренче тапкыр Биектау районында узачак. Ул 13 февральдә сәгать 9 да ачыла.

Иң көчле көрәшчеләр бәйгесе киләсе атнада башланып, өч көн дәвам итәчәк. Бөек Җиңүнең 70 еллык һәм районның 80 еллык юбилеена әзерләнеп йөргәндә шундый мөһим спорт чарасының бездә уздырылуы биектаулылар өчен горурлык.

Реклама

Турнир ачылышында ТР вице-премьеры, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТРның татар-башкорт көрәше Федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТРның милли көрәш Федерациясе башкаручы директоры Равил Хәйруллин һәм башка абруйлы кунаклар катнашачак. Быел турнирга республикадан 500 ләп көрәшче килүе көтелә.

Милли көрәш - халкыбызның яраткан спорт төре. Аның үсешен безнең районда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин игътибар үзәгендә тота. Соңгы елларда Биектауда милли көрәшнең дәрәҗәсе сизелерлек күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев