Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Берлинга барып җиткән

    Бөек Ватан сугышында катнашучыларның күбесе аз сүзле: кемгәдер ул кырыс көннәрне искә төшерүе һәм яңадан баштан кичерүе авыр булса, кемгәдер хатирәләрне яңартырга сәламәтлеге комачаулый. Ә менә Олы Битаман авылыннан Мансур абый Мөлеков башыннан узганнар турында бер дә иренмичә сөйли. Мансур өчен сугыш хәрби комиссариатта повестка алган көннән - 1943 елның...

    Бөек Ватан сугышында катнашучыларның күбесе аз сүзле: кемгәдер ул кырыс көннәрне искә төшерүе һәм яңадан баштан кичерүе авыр булса, кемгәдер хатирәләрне яңартырга сәламәтлеге комачаулый. Ә менә Олы Битаман авылыннан Мансур абый Мөлеков башыннан узганнар турында бер дә иренмичә сөйли.

    Мансур өчен сугыш хәрби комиссариатта повестка алган көннән - 1943 елның 5 гыйнварыннан башлана. Аңа әле ул вакытта нибары 18 яшь була. Яңа алынучыларны Казаннан Канаш станциясенә алып китәләр, анда аларны ярты ел тирәсе хәрби фән серләренә төшендерәләр. Беренче чыныгуны яшь солдат Мөлеков Полтава янында ала. Әлеге көрәшне исенә төшергәндә ветеран:

    - Сугыштагы беренче көн - бик куркыныч ул. Өйрә-нүләрдә булсак та, чын снарядлар шартлау, автоматтан атулар, әле яңа гына синең яннан йөгергән ип-тәшләреңнең үле гәүдәләрен күрүдән акылдан язарга мөмкин, - диде.

    Дошман танклары һөҗүм итә башлаганда блиндажда унөч сугышчы була, шуларның өчесе, шул исәптән Мансур Мөлеков та, корылманы терәтеп торучы багана янына сыеналар. Танклар блиндажны өстән сытып узалар, барысы да һәлак була. Ә шушы өч сугышчыны багана коткарып кала.

    Белая Церковь шәһәрендә урам сугышлары вакытында снайпер Мансурны каты яралый.

    - Мөгаен, ул минем башка төзәп аткандыр, әмма тидерә алмады, пуля аскы теш казнасын сулдан уңга үтәли тишеп чыкты, - ди Мансур абый.

    Аны кыр шартларында дәвалый алмыйлар һәм тирән тылга - Свердловскига җибәрәләр, ул анда биш ай ята.

    1944 елның маенда Мөлековны Калинин фронтының 3 нче Удар армиясенә җибәрәләр, анда аны 82 миллиметрлы минометка наводчик итеп куялар. Псков янында авыр сугышлар бара. Шушы шәһәрне алгандагы батырлыгы һәм геройлыгы өчен Мансур Мөлеков III нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

    Тыныч тормыштагы кебек, сугыш вакытында да кеше ышанмаслык төрле хәлләр була. Кайвакыт солдатлар бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда һәлак булалар, ә кайвакытларда исә пуля һәм снарядлардан Ходай Тәгалә үзе саклыйдыр кебек тоела. Мансур абый Мөлеков та үзенең сугышчан тормышыннан шундый мисал китерде.

    Фронт юллары буйлап ул Эстониягә килеп җитә. Берзаман сугыш тынганнан соң, телефон элемтәсенә зыян килү сәбәпле, штаб белән элемтәнең өзелгәнлеге ачыклана. Яшь солдатны элемтәчеләргә ярдәм итү өчен шул өзеклекне бетерергә җибәрәләр. Ул урынны тиз табалар, чөнки частьтән ерак булмый, һәм заданиене үтиләр.

    - Телефон линиясенең өзелгән җирен ялгаганнан соң, калганнардан аерылып, частькә кыска юл белән кайтырга булдым, - дип сөйли Мансур абый. - Атыш тукталган чак, бөтен җирдә тынлык урнашты. Кинәт куаклар арасыннан каршыма ике немец килеп чыкты. Берсе шунда ук атып та җибәрде, әмма тидерә алмады. Мин җиргә аудым да, үле кебек тын да алмый ятам. Немецлар да үлде дип уйлаганнардыр, ахрысы, яныма килеп тормадылар. Тыңлап ятам: ерак түгел сөйләшкән тавышлары ишетелә. Башымны акрын гына күтәреп карасам, миннән берничә метр арада миңа аркалары белән борылып утырганнар да, ниндидер кәгазьләр өстенә иелгәннәр. Мин, автоматымны тартып чыгардым да, фашистларга атып җибәрдем. Аннары аларның куаклар арасында нишләп йөрүләрен тикшерергә булдым. Анда радист рация-дән мәгълүмат тапшырып утыра икән. Аңа: "Хенде хох!" дип кычкырдым. Ул каршылык күрсәтмәде, кулларын күтәрде дә, мин күрсәткән якка китте. Ату тавышларын ишетеп, яныма полкташым Григорий Бойко йөгереп килде. Соңыннан ачыкланганча, радист безнең гаскәрләрнең кайда урнашканлыгы турындагы мәгълүматны тапшырып өлгермәгән булып чыкты. Моның өчен мине II нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләделәр, - дип тәмамлады сүзен Мансур абый.

    Сугышны ул 2 нче майда Берлинда рейхстаг стеналары янында тәмамлый. Җиңүне, автоматлардан атып, "ура!" кычкырып, кочаклашып һәм ир-атларга гына хас булганча күздән атылып чыккан яшьләрне бер-берсеннән яшерү белән билгеләп үткәннән соң, Мансур Мөлеков хезмәт иткән частьне Чехословакиягә җибәрәләр. Көрәшләрдә күрсәткән батырлыгы "Берлинны алган өчен" медале белән билгеләп үтелгән.

    Аның хәрби биографиясендә тагын бер мөһим вакыйга бар. Союздаш гаскәрләр - америкалылар алган территориядә безнең әсир төшерелгән 500 ләп солдатыбыз була. Әсирләр арасында татарлар булуны да искә алып, Мөлековны безнең солдатларны чыгарырга тиешле төркем составына кертәләр. Ул анда якташларын: Кодаш авылыннан Минһаҗ Садриев һәм Яңавылдан Зиннәт Вәлиевне очрата. Шуларның берсен Мансур хезмәт иткән частькә повар итеп билгелиләр, икенчесен артиллериягә җибәрәләр.

    Мансур Һидиятулла улы туган авылына 1950 нче елның гыйнварында гына әйләнеп кайта. Шул вакытка кадәр фронтташлары белән бергә яңа килгән солдатларны хәр-би хезмәт серләренә өйрәтәләр.

    Мансур абый пенсиягә чыкканчы колхозда фермада эшли. Кече Битаман кызына өйләнә: Мөршидә апа белән алар сугыш вакытында да хатлар алышып торалар. Биш бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә өчесе: Фирдия, Наилә, Наил исәннәр. Ни кызганыч, янәшәсендә яраткан тормыш иптәше юк инде, ул моннан биш ел элек гүр иясе булган.

    Мансур абый улы Наил һәм килене Сәрия янында яши, алар аны тәрбия, хөрмәттә яшәтәләр.

    Мансур абый тормышыннан канәгать. Ул яшьләр, мәктәп укучылары белән очрашудан беркайчан да баш тартмый, аларга үзенең фронттагы дуслары, совет солдатларының сугышчан батырлыклары турында сөйли. Балалар игътибар белән тыңлыйлар, чөнки сугышта катнашкан кешенең сөйләгәннәре китаптан укыганнарга караганда күңелгә ныграк тәэсир итә. Безнең хөрмәтле фронтовикларыбыз кырыс елларда Туган илебезне дошманнардан яклаганнар, үзләрен илнең чын патриотлары итеп күрсәткәннәр. Алар әле дә сафта. Үсеп килүче буынга сугыштагы данлыклы еллар турында сөйләп, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә бәя биреп бетергесез зур өлеш кертәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: