Беренче татар герое
Авылыбыз тарихында әһәмиятле урын алып торучы якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинның тууына 2014 нче елның 1 нче гыйнварында 100 ел тулды. Ул 1938 елда, татарлар арасыннан беренче булып, япон самурайларына каршы чик буендагы сугышта батырлыгы өчен 24 яшендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин 1914...
Авылыбыз тарихында әһәмиятле урын алып торучы якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинның тууына 2014 нче елның 1 нче гыйнварында 100 ел тулды.
Ул 1938 елда, татарлар арасыннан беренче булып, япон самурайларына каршы чик буендагы сугышта батырлыгы өчен 24 яшендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин 1914 елның 1 гыйнварында Кирово-град өлкәсенең Донецк шәһәрендә туа. 1911 елда аның әнисе Фатыйма һәм әнисенең абыйсы Хәлиулла гаиләсе белән Ямаширмә авылыннан Донбасс шахталарына акча эшләргә киткән булалар. Фатыйма балалары Гыйльфан, Әминә, Ибраһим белән туган авылына ел саен кайтып йөргән, җәйне шунда үткәргән, шунлыктан Ямаширмә авылының халык саны кенәгәсендә Гыйльфан Батыршин исеме да бар.
Гыйльфанның яшүсмер вакыты Хәлиулла абыйсының ишле гаиләсендә үтә. Монда ул гомерлек дусты Иван Чернопятко белән таныша. Алар тормыш юлын бергә үтәләр: балачак уеннары, мәктәп еллары, тау эшләре техникумы, Донбасс шахталары, уртак дуслар, чик буендагы батырлык, Бөек Ватан сугышы, Япониягә сәяхәт һәм кайтыр юлда аяныч үлем.
1920 нче еллар ахырында Батыршиннар гаиләсе Ямаширмәгә кайта, соңыннан Казанда яши башлыйлар. Гыйльфан Казанның "Пишмаш" заводында эшли. 1936 елда Донбасска китә, шуннан дусты Иван Чернопятко белән Кызыл Армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышта чик буе сакчысы булып хезмәт итә.
1938 елның җәендә Советлар иленең көнчыгыш чикләрендә хәрби куркыныч туа. Шул елның 30 июлендә Япониянең Квантун армиясе, чикне бозып, Хәсән күле буендагы Заозерная һәм Безымянная биеклекләрендәге чик буе заставаларына һөҗүм итә. Дошманның бертуктаусыз уты астында чик буе хәрби бүлегенең командиры Гыйльфан Батыршин үзенең көрәштәшләре белән япон басып алучыларына каршы төшә, аларга биеклекне бирмәскә, дошманны туган җиренә үткәрмәскә тырыша. Япон пулялары астында ул тугыз тапкыр, яралы көрәштәшләрен җилкәсенә салып, ярты километр киңлектәге Хәсән күлен кичеп чыга. Яралыларны санитарларга тапшыргач, үзенең дә яралы булуына, контузия алуына карамастан, кире сугыш кырына кайта. Анда ул тынып калган "Максим" пулеметы янында үлем хәлендәге погранзастава начальнигы П.Ф. Терешкинны таба, аны коткара. Бик күп чик сакчылары сугыш кырында ятып кала. Балачак дуслар Иван Чернопятко һәм Гыйльфан Батыршин соңгы пуляларына кадәр иңгә-иң көрәшәләр, аннары дошман коралларын кулга төшерәләр. Ярдәмгә килгән Кызыл Армия частьлары япон басып алучыларын тар-мар итә. Хәсән күле янындагы батырлыгы өчен СССРның Югары Советы Президиумы карары нигезендә 1938 елның 25 октябрендә Гыйльфан Батыршинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул - татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое.
Япония белән сугыш төгәлләнгәч, Гыйльфан Ямаширмәдә (аңа ат бүләк итәләр), Казанда, Донбасста кунак була, Мәскәүдәге Хәрби академиягә укырга керә, аны 1941 елда уңышлы тәмамлый. Мәскәүдә Хәрби академиядә укыганда ул Маргарита белән таныша, гаилә кора, аның кызы Ритага әтисен алмаштыра, берничә елдан кызлары Әлфия дөньяга килә. Бүгенге көндә Әлфия Мәскәүдә яши, улы Рөстәм, бабасы кебек хәрби һөнәр сайлаган. Гыйльфанның тормыш иптәше Маргарита Ивановна сөйләве буенча, ире бик ачык йөзле, тырыш, белемле кеше булган: инглиз һәм гарәп телләрен яхшы белгән. Башкаларга карата игътибарлы һәм ярдәмчел, оста телле һәм шаян кеше булган. Спорт яраткан, футбол уйнаган. 1939 нчы елның ахырында, Маргарита белән өйләнешкәч, яшь гаилә командирлар тулай торагының бер бүлмәсендә яши. Хәсән күлендә бергә хезмәт иткән пограничниклар Гыйльфанның гаиләсендә гел кунак булалар, бүлмә җырлардан, шаян сүзләрдән, хатирәләрдән шау-гөр килеп тора. "Бу безнең иң бәхетле вакытларыбыз иде!" - дип искә ала геройның тол хатыны. Ләкин бәхет озакка бармый - Бөек Ватан сугышы башлана.
Гыйльфан Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алгы сафларда була: Сталинградта, Курск дугасында, Белоруссиядә немецларга каршы көрәшә. 1941 нче елда Маргарита Батыршина ике кызын алып Казанга күченә. Аңа хәтта ирең сугыш кырында хәбәрсез югалды дигән хәбәр дә килә. Хәбәр артыннан исән-сау Гыйльфан кайта һәм яңадан сугышка китә - Сталинградны азат итә. Сугышны бик күп орден, медальләр белән майор дәрәҗәсендә төгәлли. Сугыш беткәч, Мәскәүгә кайталар, Гыйльфан Батыршин Чик буе гаскәрләренең пограничниклар әзерләү бүлегенең җитәкче урынбасары булып хезмәт итә. Аның җитәкчесе булып, көрәштәше, дусты, Советлар Союзы Герое Иван Давыдович Чернопятко билгеләнә.
1947 елның көзендә Гыйльфан Батыршин, Иван Чернопятко, П.Ф.Терешкин Токиога Хәрби трибунал утырышына япон басып алучыларына каршы Хәсән күлендәге хәрби хәрәкәтләрнең шаһиты буларак чакырылалар. Бу вакытта Гыйльфанның кызы Әлфия беренче класска укырга керә. Гыйльфан Батыршин Япониядә инглиз телендә чыгыш ясый. 1947 елның 2 декабрендә Иван Чернопятко белән бер самолетта Токиодан кайтканда Япон диңгезе өстендә һәлак булалар. Аларга бары 33 яшь була...
Музей түгәрәгенең яшь эзтабарлары быел, якташыбыз турында "Музейлар форумы-2013"тә чыгыш ясап, икенче урынга лаек булдылар. Авылыбызның уртасында Гыйльфан Батыршинга куелган һәйкәл - батыр якташыбызга авыл халкының рәхмәт билгесе. Аның тиңдәшсез батырлыгы турындагы мәгълүматларны Шамил Рәкыйповның "Таңнар һаман матурмы?" әсәреннән, Ямаширмә мәктәбенең "Сугышчан дан" һәм "Туган якны өйрәнү" музейларыннан, туганы Илгиз Вәлиуллинның гаилә архивыннан алырга була.
Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин - безнең горурлыгыбыз гына түгел, авыл яшьләре өчен батырлык үрнәге дә, авыл халкы өчен - Җиңү символы да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев