Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Белем юлы мавыктыргыч булсын

Сентябрь аеның беренче көне болытлы булса да, беренче кыңгырау бәйрәменә җыелган балалар, укытучылар һәм ата-аналарның күңелләре күтәренке иде. Районның иң зур мәктәбе - ВСШ № 2 - үз укучыларын шатланып каршы алды. Укучылар һәм бәйрәм кунаклары шундый иркен ишегалдына да көчкә сыйдылар. Бүген тантананың үзә-гендә - беренче сыйныфка килүчеләр һәм...

Сентябрь аеның беренче көне болытлы булса да, беренче кыңгырау бәйрәменә җыелган балалар, укытучылар һәм ата-аналарның күңелләре күтәренке иде.
Районның иң зур мәктәбе - ВСШ № 2 - үз укучыларын шатланып каршы алды. Укучылар һәм бәйрәм кунаклары шундый иркен ишегалдына да көчкә сыйдылар. Бүген тантананың үзә-гендә - беренче сыйныфка килүчеләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары. Нәниләр таныш булмаган мәктәп дөньясына әле беренче адымнарын гына атласалар, икенчеләре инде туган мәктәпләрендә сентябрь кыңгыравын соңгы тапкыр ишетәләр. Аларның барысына да моңсу. Беренче сыйныфлар биредә әле үзләрен ниләр көтүен дә белмиләр, шуңа күрә әниләре яныннан ерак китәселәре килми. Укытучылары Сөмбел Ильяс кызы Җамалиева, Людмила Михайловна Богомолова, Ирина Николаевна Серова, Гөлсинә Мәсгуть кызы Бикмаметова, Алсу Шәфигулла кызы Гарифҗановага үз әниләренә ышанган кебек ышана башлаганчы күпмедер вакыт узар. Ә унберенчеләр исә дуслары һәм педагоглар, бик күп кызыклы вакыйгалар һәм онытылмаслык очрашулар узган мәктәп белән хушлашыр көнгә дә күп калмавын аңлыйлар.
Узган ел беренче сыйныфка килүчеләр күп дигәннәр иде, алар 73 булды, ә быел исә 102 - бу бөтен район күләмендә 2012 нче елның 1 нче сентябрендә белем иленә булган озын юлны башлап җибәрүчеләрнең дүрттән бере! Биредә парталар артына барлыгы 742 укучы утырачак.
Әлеге микрорайонда агымдагы елда күп йортлар файдалануга тапшырылды. Яңа квартираларга балалы гаиләләр күченде, һәм алар районның иң зур мәктәбенең укучылар сафын тагын да арттырды.
- Без бүген сезне яңа уку елы белән бик сөенеп котлыйбыз. Мәктәптә белем алу, физик, рухи яктан үсү өчен барлык шартлар тудырылган. Без бик күп, без төрле, әмма барыбыз да зур, тату гаилә булып яшәргә, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итәргә өйрәнергә тиешбез. Сәламәтлек, бәхет һәм яңа үрләрне яулауда уңышлар телим, - диде мәктәп директоры Фаил Фәрит улы Абдрахманов.
Быелгы ел аның өчен дә үзенчәлекле, ул бирегә агымдагы ел башында Битаман урта мәктәбе директоры вазифасыннан килде һәм быел яңа уку елын башлап җи-бәрә. Аңа педагоглар һәм укучыларның зур коллективына җитәкчелек итүдә көч, зирәклек, уңышлар телисе килә.
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгышын мәктәпкә 30 мең сумлык сертификат тапшырудан башлады. Бүләк шатлыклы алкышлар белән кабул ителде.
- Сез иң бәхетле балалар, чөнки укучылар күп булган сыйныфларда, зур, тату коллективта белем алачаксыз, - диде район башлыгы, балаларга мөрәҗәгать итеп. - Биредә ныклы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Әле сыйныфларда 3-5 әр бала гына укый торган мәктәпләр дә бар, алар белән яхшы спорт командасы да оештырып булмый бит. Ә сез үзегез теләгән төрле түгә-рәкләргә, шул исәптән тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә спорт секцияләренә дә йөри аласыз. Тиздән Боз сарае файдалануга тапшырылачак, ул да сезнең карамакта булачак. Моннан берничә көн элек Казанда көрәш залында Руслан Крюковны тәбрикләделәр. Аның турында: "Биектау егете Руслан бөтен республиканы дер селкетте" - диделәр. Мондый сүзләрне ишетүе бик күңелле. Мин ата-аналарның балаларына ярдәм итүләрен һәм физик үсештә, белем алуда булышуларын сорыйм. Сезнең мәктәбегез яхшы, шартлар әйбәт, шуларның кадерен белегез һәм саклагыз, - диде Рөстәм Галиулла улы.
Белем көненә җыелучыларны ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин котлады.
- Мәктәп, белемнән тыш, физик, рухи һәм патриотик тәрбия бирә. Лаеклы киләчәк тәрбияләү өчен ата-аналарга һәм педагогларга тырышлыкларын берләштерергә кирәк, - диде Айрат Радин улы.
Укытучылар һәм укучылар коллективын Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Тимофеевич Беспалов тәбрикләде.
- Узган ел уздырылган капиталь ремонттан соң мәктәбегез нык үзгәрде. Хәзер бирегә иң абруйлы кунакларны да бер дә оялмыйча чакырырга була. Болар барысы да заман таләпләренә туры килә торган шартларда укыту һәм тәрбия бирү өчен эшләнде. Өлкәннәр куйган хезмәтнең кадерен белегез. Барыгызга да сәламәтлек һәм зур уңышлар телим, - диде Геннадий Тимофеевич.
Беренче һәм унберенче сыйныф укучылары әдәби композиция әзер-ләгәннәр, беренчеләр бары тик "5"легә генә укырга, актив булырга, мәктәпне яратырга сүз бирделәр. "Ак Барс банк" Белем көне хөрмәтенә балаларга бүләкләр - уку әсбаплары тапшырды.
Иң җаваплы һәм тантаналы мизгел - беренче кыңгырау шалтыратыр вакыт җитте. Әлеге мактаулы бурыч 11 нче сыйныф укучысы Руслан Фаязовка һәм беренче сыйныф кызы Карина Коровинага йөкләнде. Бердәм алкышлар астында алар мәйданны әйләнеп чыктылар. Тантаналы линейка ябык дип игълан ителде. Беренче сыйныфка килүчеләр, өлкән сыйныф укучылары бе-лән җитәкләшеп, көчле алкышларга күмелеп, классларга таралыштылар. Изге юллар сезгә, кадерле балалар. Озын-озак белем юлында ару-талуны, борчылуларны белмичә алга барыгыз!

А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев