Бөек Җиңүгә багышланган фестиваль
Эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2015" XV Ачык телевизион яшь-ләр фестивале быел ил тормышындагы мөһим вакыйга - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. "Созвездие-Йолдызлык-2015" фестиваленең зона туры беренче тапкыр безнең районда узды. Әлеге вакыйгага әзерләнгәндә Шәпше авылындагы мәдәният йорты күзгә күренеп үзгәрде, ул ачык, матур төсләр белән балкый башлады. Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба...
Эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2015" XV Ачык телевизион яшь-ләр фестивале быел ил тормышындагы мөһим вакыйга - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
"Созвездие-Йолдызлык-2015" фестиваленең зона туры беренче тапкыр безнең районда узды. Әлеге вакыйгага әзерләнгәндә Шәпше авылындагы мәдәният йорты күзгә күренеп үзгәрде, ул ачык, матур төсләр белән балкый башлады. Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба һәм Теләче районнарыннан яшь талантлар конкурска үзенчәлекле программалар әзерләгәннәр.
5 яшьлек балалардан алып, 21 яшькә кадәрге егет-кызларга "Хореография", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Конферанс" дигән номинацияләрдә чыгыш ясарга кирәк иде. Һәр төркемдә көндәшлек зур булды. Шәпшегә, конкурсларда күп тапкырлар катнашып, бай тәҗрибә туплаганнар да, шул ук вакытта сәхнәдә әле тәүге адымнарын гына ясаучылар да иң яхшы программалар белән кил-гәннәр.
Фестивальдә катнашучыларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мөрәҗәгать итте:
- Без барыгызны да Биектау җирендә сәламли алуыбызга бик шат. Бүген безнең район территориясендә зур бәйрәм. Бу көнгә балаларның бик тырышып әзерләнгәннәрен аңлыйбыз. Күп кенә «йолдызларның» үзләренең беренче адымнарын «Йолдызлык-Созвездие» сәхнәсендә башлаганнарын да беләбез, - диде ул.
Рөстәм Галиуллович фестивальдә катнашучыларның барысына да Шәпше сәх-нәсендә уңышлы чыгыш ясауларын теләде.
Зона турының беренче көнендә составында Зилә Сөнгатуллина, Дмитрий Туманов, Илфат Габдрахманов, Айрат Баһаутдинов, Раилә Гарипова, Айдар Гайнетдинов, Ләйсән Закирова, Дмитрий Пивоваров, Дмитрий Платонов, Нурия Хашимова, Резедә Хәсәнова булган жюри хөкеменә барлык номинацияләр буенча 180 ләп номер тәкъдим ителде. Шулардан конкурсның икенче көненә 90 лап чыгыш сайлап алынды.
Бию коллективлары номерларын дәртле һәм матур итеп, үз чыгышларыннан үзләре рәхәтлек тоеп башкардылар. Алар барысы да тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар. Без әле шушы көннәрдә генә балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре хореография коллективларының "Алтын башмак" Бөтенроссия ачык конкурс-фестивалендә җиңү яулаган "Везунчики" бию театрына зур өметлар баглаган идек. Бию театры җитәкчесе Альбина Нурбәкова кул астында шөгыльләнүчеләр жюрины бию композициясен рухланып, бирелеп башкарулары белән таң калдырдылар. Үзәк мәдәният йортының Луиза Бикузина җитәкчелегендәге "Затейники" коллективы да бик шәп чыгыш ясады. Югары башкару техникасы белән бергә үрелгән артистлык сәләте, сәхнәдә үзеңне иркен тоту коллектив чыгышын үзенчәлекле һәм онытылмаслык итте. Икенче урынны алар лаеклы яуладылар. Жюри Дөбъяздан "Вперед, вперед" хореография коллективын махсус приз белән бүләкләде.
Биектау ягы - дөньяга танылган татар композиторларын, җырчылар бүләк иткән район. Алар башлап җибәргән матур гадәтләрне бүгенге балалар, яшьләр дәвам итә һәм алар үзләрен җырсыз күз алдына да китермиләр. 8-11 яшьлек башкаручылар арасында "Вокал-соло" номинациясендә талантлы җырчылар аз түгел. Шунлыктан, биектаулыларның көндәшләре шактый булды. Сәхнәгә чыкканда балаларда бераз каушау сизелсә дә, көйләр яңгырый башлау белән үк ул юкка да чыкты. Әлеге категориядә беренче урынны Биектау авылыннан Диана Гайнетдинова яулады. Икенче урында - Биектау авылыннан Азалия Баһавиева. Уртанчылар - 12-15 яшьлекләр арасында "Вокал-соло" номинациясендә чыгыш ясаучылар төркеме зур иде. Кызларның остазлары аларның җырга сәләтен мөмкин кадәр тулырак ачу өчен репертуарны сайлауга бик җитди караганнар.
Озаклап киңәшләшкәннән соң, жюри ике беренче урынны безнекеләргә - Дөбъяз авылыннан Ләйсән Әминовага һәм Биектау авылыннан Эльза Йосыповага бирергә булды. Ике икенче урын да биектаулыларда - Чыпчык авылыннан Гөлзилә Баязитовада һәм Биектау авылыннан Камилла Шакировада. Өлкәннәр арасында "Вокал-соло" номинациясендә ике икенче урынны Дөбъяз авылыннан Эльвина Әхмәтшина һәм Биектау авылыннан Динар Зарипов яулады.
Бу көнне Шәпше мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаучылар музыка һәм җырлар аша милли рух үзенчәлекләрен, Туган якны, үз телеңне ярату хисен тамашачыларга җиткерә алдылар. Жюри алдына яхшылардан да иң лаеклыларны сайлап алу кебек катлаулы бурыч куелды. Коллективның бердәмлеге һәм осталыгы, ансамбльнең сәхнәдә үзен табигый тотуы исәпкә алынды. "Вокаль ансамбль" номинациясендә өлкән-нәр төркемендә икенче урынны Дөбъяз авылыннан "Май" триосы алды, ә кечкенәләр төркемендә өченче урында Дөбъязның "Аяз" ансамбле.
"Конферанс" номинациясендә катнашучылар сәхнә сөйләме серләрен яхшы белүләрен, тамашачыны үзләренә каратып тору, аның белән җанлы аралашу алып бару осталыгын күрсәттеләр. Биектаулылар монысында да сынатмадылар: Дөбъяз мәктәбе укучысы Рамазан Нәҗмиев уртанчылар төркемендә өченче урынны алды, Биектау авылыннан Даниил Ершовка (җитәкчеләре Максим Комаров һәм Гөлнара Качалова) таләпчән жюри өлкәннәр төркемендә беренче урынны бирде.
Шушындый абруйлы фестивальдә катнашып, безнең район матур нәтиҗәләргә иреште. Оештыру мәсьәләләре дә әйбәт хәл ителде, яшь артистлар да шәп әзерләнгәннәр иде. Фестивальдә катнашучылар аларга иркенләп чыгыш ясау өчен шартлар тудыручыларның барысына да рәхмәт әйттеләр.
Җиңүчеләргә истәлекле призлар, дипломнар тапшырылды. Шулай ук алар 2015 елның 13-17 апрелендә Казан шәһәренең УНИКС мәдәни-спорт комплексында булачак супер-финалга чакыру да алдылар.
Фестивальнең ябылышында Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады.
- Барлык катнашучылар да әйбәт чыгыш ясадылар. Без бик күп талантлы балаларны күрдек, димәк, аларның киләчәге өметле, - диде ул.
Рөстәм Галиуллович фестивальне оештыручыларга, анда катнашучыларга һәм аларның остазларына, килгән кунакларга шундый матур сәнгать бәйрәме бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев