Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Басуда эшләр бар әле

Районыбыз игеннәрне урып-җыюны тәмамлап килә. Җыеп аласы мәйданнарның иң зурысы - 7600 гектар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә иде. Уңган комбайнчылар, сәгать саен эшне азагына якынайтып, бик зур тырышлык күрсәтәләр. Биредәге сигез комбайнчының һәркайсы суктыруда район ярышы шартларын үтәгән өчен берничәшәр тапкыр премия белән бүләкләнде. Бу көннәрдә аларга суктыруны беренчеләрдән...

Районыбыз игеннәрне урып-җыюны тәмамлап килә. Җыеп аласы мәйданнарның иң зурысы - 7600 гектар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә иде.

Уңган комбайнчылар, сәгать саен эшне азагына якынайтып, бик зур тырышлык күрсәтәләр. Биредәге сигез комбайнчының һәркайсы суктыруда район ярышы шартларын үтәгән өчен берничәшәр тапкыр премия белән бүләкләнде. Бу көннәрдә аларга суктыруны беренчеләрдән булып тәмамлаган шәпшелеләр булыша.

Районда иң зур суктырышка ирешүче - Бөреле комбайнчысы Виталий Винокуров. Ул "Лексион-540" комбайнында 2 мең тоннадан күбрәк ашлык суктырды. Ташлы Кавал бүлеге комбайнчылары Сәйдәш һәм Зөлфәт Зариповлар, Айдар Шәңгәрәев (рәсемдә алар уртада) исәбендә 1000 тоннадан күбрәк иген.

Бүген район хуҗалыклары басуларында урып-җыю кебек үк мөһим эшләр - уҗым культуралары чәчү һәм туңга сөрү дәвам итә. Планлаштырылган мәйданнарның яртысыннан артыгы чәчелгән инде. "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте көзге чәчүне тәмамлаган, ә "Серп и молот" - тәмамлау алдында.

«Бөреле» акционерлык җәмгыятенең берничә комбайнчысы бер үк көнне премияләр алдылар. Уңган игенчеләрне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов котлады. Тәбрис Галәветдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев