Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Башлангыч оешмалар мөһим роль уйный

2014 нче елның 2 нче июлендә Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлегенә караган башлангыч бүлекчәләр секретарьлары форумга җыелды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владимир Васильев, ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Республиканың барлык районнары вәкилләре белән бергә форумда Биектау районы...

2014 нче елның 2 нче июлендә Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлегенә караган башлангыч бүлекчәләр секретарьлары форумга җыелды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владимир Васильев, ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Республиканың барлык районнары вәкилләре белән бергә форумда Биектау районы делегациясе дә булды. Аны "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге сәяси Советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Әлеге очрашуда катнашучылар партия проектларын тормышка ашыруда һәм кешеләр белән көндәлек аралашуда башлангыч оешмаларның мөһим роль уйнавы турында сөйләштеләр. Андыйлар арасында бердәмроссиялеләрнең Алан-Бәксәр оешмасы секретаре Зөһрә Гарифуллина да булды. Форум делегатлары Татарстан Президентының "Бердәм Россия"дән ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның республика исемлеген җитәкләвен үтенделәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына сайлауда "Бердәм Россия" партиясе исемлегенең башында торырга ризалык бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев