Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бар эшкә өлгерергә кирәк

    Узган атна азагында Мәмдәлдә көчле яңгыр явып узу сәбәпле, игеннәрне суктыру бераз тоткарланса да, игенчеләр моңа әллә ни борчылмадылар, чөнки алда - уҗым культуралары чәчү, ә бөртекләргә тишелеп чыгу өчен дым кирәк. Тукталып торырга туры килгән кыска гына вакыт эчендә механизаторлар комбайннарының деталь-узелларын тикшереп-барлап чыктылар. "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең 1050...

    Узган атна азагында Мәмдәлдә көчле яңгыр явып узу сәбәпле, игеннәрне суктыру бераз тоткарланса да, игенчеләр моңа әллә ни борчылмадылар, чөнки алда - уҗым культуралары чәчү, ә бөртекләргә тишелеп чыгу өчен дым кирәк. Тукталып торырга туры килгән кыска гына вакыт эчендә механизаторлар комбайннарының деталь-узелларын тикшереп-барлап чыктылар.

    "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең 1050 гектар мәйдан биләп торган басуларына быел игеннәрне урдырырга 3, суктырырга 4 комбайн чыкты. 805 гектардан игеннәр инде җыеп алынган, димәк, 77 процент ашлык амбарларга салынган дигән сүз. Уңыш һәр гектардан 20,1 центнер чыга. Быел арыш уңышы көткәнчә түгел, ул әйләнешкә 15 центнердан артмаган, аның каравы бодай, борчак һәм арпа сөендергән. Хуҗалыкта үзләрен орлык белән тулысынча тәэмин итәчәкләренә, фураж ашлыгы салачакларына һәм бурычларны каплау исәбенә ашлык тапшыру планын үтәячәкләренә ышанып эшлиләр. Коркачык ашлык кабул итү предприятиесенә 337 тонна ашлык озатылган.
    Мәмдәл механизаторлары уракка чыгуның беренче көннәреннән үк эшкә бердәм керештеләр, алар арасында, алгы сафка чыгып, хезмәт ярышы шартлары нигезендә кызыксындыру бүләкләренә лаек булучылар да бар. Игенчеләр династиясенең дәвамчысы Камил Монасыйповның исеме районда бик күпләргә билгеле. Аның механизаторлык стажы 28 ел тәшкил итә. Ул язгы кыр эшләрендә дә, урып-җыюда да һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирешә. Камил Шамил улы икенче елын "КЗС-812" комбайнына идарә итә. Бүген аның исәбендә 536 тонна суктырылган ашлык, бу хуҗалыкта иң яхшы күрсәткеч. Югары җитештерүчән эшләгәне өчен аңа премиягә сертификат тапшырылды. Башка механизаторлар да бердәй тигез баралар. Моннан 24 ел элек игенче һөнәрен сайлаган Марсель Сәгыев 339 тонна ашлык суктырган. Айрат Вәлиев Мәмдәл механизаторлары отрядын моннан биш ел элек, армия хезмәтеннән кайтканнан соң тулыландырган. Урып-җыюда мөстәкыйль эшли башлавына быел бишенче ел, ә моңа кадәр уракта комбайнчы ярдәмчесе булып катнашкан. Ул иң иске, басуларны унберенче сезонын иңләүче "Дон-1500" комбайнында эшли. Әмма техника да, аңа идарә итүче комбайнчы да ышанычлы рәвештә башкалардан калышмыйча алга баралар. "Дон" бункерыннан ындыр табагына 331 тонна ашлык озатылган. Тәлгать Идрисов агымдагы елгы язгы чәчү йомгаклары буенча абсолют җиңүче дип танылган иде, ул "МТЗ-1221" тракторына идарә итә. Хәзер үстерелгән уңышны җыеп-суктыра. Аның хезмәт стажы 27 ел тәшкил итә. "Дон-1500" комбайнында 323 тонна ашлык суктырып, ындыр табагына озаткан. Игеннәрне урдыруда Мәгъдәнур Зиннәтуллин удар темплар белән эшли. Ул идарә иткән СК «Нива» комбайны 1987 елда эшләнгән. Әмма ул оста кулларда кешеләргә файда китерүен дәвам итә. Мәгъдәнур Гатият улы 171 гектарда бөртеклеләр урдырып, икенче декада йомгаклары буенча премия сертификатына лаек булды. Игеннәрне урдыруда Әмир Хәкимҗанов һәм Альберт Сабирҗанов та тырышып эшлиләр, алар 180 шәр гектар бөртеклеләрне теземнәргә салдылар.
    Уңышны җыюда авыл хуҗалыгы предприятиесенә мәктәп укучылары сизелерлек ярдәм күрсәтә. Алар ындыр табагына эшкә зур теләк белән йөриләр. Анда алардан тыш авыл җирлеге территориясендәге учреждениеләр хезмәткәрләре дә бар. Шул рәвешле ындыр табагының эше ике сменада тәэмин ителгән. Комбайнчы ярдәмчеләре булып Дилүс Монасыйпов, Инсаф Җамалиев, Рәмис Сабиров (ПТУ курсанты), Рифат Мостафин тырышып эшлиләр.
    Бөртеклеләрне урып-җыю белән беррәттән терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Альберт Вәлиев "КСК-100" комбайнында күпьеллык үләннәрне икенче кат чаба. Аның белән бергә "яшел урак"ның башыннан ук Мәмдәл урта мәктәбе укучысы Салават Вахитов эшли. Бу агрегат вакыты җиткәч силоска кукуруз урып-җыячак. Хуҗалыкта алда торган кышлауга 5300 тонна сенаж, 950 тонна печән әзерләнгән, аның 130 тоннасы халыкка бирелгән. 3000 тонна силос салырга планлаштыралар.
    "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә уҗым культураларын чәчә башладылар. План буенча 750 гектар каралган. Бу җаваплы эшне 28 еллык хезмәт стажына ия булган Наил Хөснетдинов башкара. Хуҗалыкта тәҗ-рибәле, намуслы игенченең уҗымнарны чәчүне сыйфатлы итеп, барлык технологик таләпләрне үтәп башкарачагына ышаналар. Шулай итеп, 2013 ел уңышына нигез салына.
    Рәсемнәрдә: Камил Монасыйпов һәм аның яр-дәмчесе Дилүс Мотыйгуллин; игеннәрне уруда эшләүче Мәгъдәнур Зиннәтуллин; аның комбайны эш вакытында.
    А.Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: