Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Балаларны куандырдылар

Үзәк мәдәният йорты залы халык белән шыгрым тулды. 28 августта бирегә булачак беренче сыйныф укучыларын - аз тәэмин ителгән һәм инвалидлар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларны чакырдылар. "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе буенча аларга сумкалар һәм уку кирәк-яраклары тапшыру өчен ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин килде. Тантаналы чара башланганга...

Үзәк мәдәният йорты залы халык белән шыгрым тулды. 28 августта бирегә булачак беренче сыйныф укучыларын - аз тәэмин ителгән һәм инвалидлар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларны чакырдылар.
"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе буенча аларга сумкалар һәм уку кирәк-яраклары тапшыру өчен ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин килде.
Тантаналы чара башланганга кадәр балаларны Туган як музеена алып керделәр. Ә "Бердәм Россия" яшьгвардиячеләре исә һәр кечкенә кунакка акциянең күзгә ташланып торган логотибы төшерелгән ак футболкалар бүләк иттеләр.
Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр өчен бәйрәм программасын "Балкыш" балалар иҗат йорты әзерләде. Ул министр А.Р.Шәрифуллин һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин котлавыннан башланып китте. Алар балаларга беренче уку елы алдыннан матур теләкләрен җиткерделәр.
Бу көнне районның төрле авылларыннан бәйрәмгә чакырылган җитмеш кешенең кырык бише килә алды. Ярдәмче кызлар бер-бер артлы нәниләрне сәхнәгә алып чыктылар, һәм балалар Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский әзерләгән сумкалар, беренче сыйныфка баручылар өчен кирәкле уку әсбапларын бик шатланып кабул иттеләр.
Алып баручылар балаларны төрле уеннарга җәлеп иттеләр, ә сәхнәгә җырлары һәм биюләре белән яшь артистлар чыкты. Зал барысын да көчле алкышлар белән каршы алды. Концерт тәмамлангач, мәктәп бүләкләре алырга чакырылучыларның барысын да үзәк мәдәният йорты фойесына уйнарга чакырдылар.
"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе нәтиҗәсендә социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә үсүче 141 бала беренче мәктәп сумкасын һәм уку әсбапларын бушлай алды.

Рәсемнәрдә: ТР социаль яклау министры А.Шәфигуллин һәм район башлыгы Р.Кәлимуллин бүләкләр тапшыра; бәйрәм кунаклары.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев