Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Балаларга – бүләкләр

Балаларны яклау көнендә Җиңү паркында район укучыларын спорт, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда җиңеп чыккан өчен бүләкләү тантанасы оештырылды. Бирегә төрле спорт бәйгеләрендә, фән олимпиадаларында, үзешчән сәнгатьтә үзләрен күрсәтә алганнар - яхшыларның да иң яхшылары чакырылды. Җыелучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлап каршы алды. Бу көнне район мәктәпләренең күп...

Балаларны яклау көнендә Җиңү паркында район укучыларын спорт, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда җиңеп чыккан өчен бүләкләү тантанасы оештырылды. Бирегә төрле спорт бәйгеләрендә, фән олимпиадаларында, үзешчән сәнгатьтә үзләрен күрсәтә алганнар - яхшыларның да иң яхшылары чакырылды.

Җыелучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлап каршы алды. Бу көнне район мәктәпләренең күп укучылары, көллият студентлары район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе һәм аның бүлекләренең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. "Балкыш" Балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр, Үзәк мәдәният йорты, "Везунчики" бию коллективының иң яхшы концерт номерлары тантанада катнашучыларга бүләк булды.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге җитәкчесе исеменнән "Балалар ил рәсемен ясыйлар" конкурсында җиңүчеләргә Дипломнар һәм призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев