Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бакчабызда бәйрәм

Патриотик тәрбия хәзерге заманда бик актуаль. Күп-тән түгел уздырылган бәйрәм кичәсеннән соң без аның балалар бакчасыннан ук башлануын ачык күрдек. Бу бәйрәмгә балалар да, тәрбиячеләр дә әйбәт әзерләнгәннәр иде. Әтиләр дә, дәү әтиләр дә вакытларын кызганмыйча бәйрәмгә килгәннәр иде. Шунысы бигрәк тә әһәмиятле: бәйрәмгә инде авылыбызда санаулы гына булган сугыш...

Патриотик тәрбия хәзерге заманда бик актуаль. Күп-тән түгел уздырылган бәйрәм кичәсеннән соң без аның балалар бакчасыннан ук башлануын ачык күрдек. Бу бәйрәмгә балалар да, тәрбиячеләр дә әйбәт әзерләнгәннәр иде.

Әтиләр дә, дәү әтиләр дә вакытларын кызганмыйча бәйрәмгә килгәннәр иде. Шунысы бигрәк тә әһәмиятле: бәйрәмгә инде авылыбызда санаулы гына булган сугыш һәм тыл ветераннарыннан Җиһаншин Әгъзам абый, Сафина Мәдинә апа һәм Әфган сугышында улын югалткан Галиуллина Суфия апа чакырылган иде. Алар балаларга үзләренең сугыш чорында күргәннәрен сөйләделәр һәм изге теләкләрен белдерделәр. Бик кечкенә булуларына карамастан, сабыйлар аларны йотлыгып тыңладылар һәм хәтта күкрәкләрендәге медальләрен тотып карап, ни өчен бирүләрен сораштырдылар.

Шулай ук, балалар да үзләренең ир-ат туганнарының армия хезмәтен кайда һәм ничек үтүләрен барлап килгәннәр иде. Шул материаллардан файдаланып һәм үзе төзегән презентация белән балаларның алыштыргысыз, яраткан тәрбиячеләре Фирдәвес апалары искиткеч инсценировка төзегән һәм концерт номерлары әзер-ләгән. Гомумән, Фирдәвес апа нинди генә чара үткәрсә дә, һәрберсен үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештыра белә. Бәйрәмнәр генә үткәрү түгел, балаларны мәктәпкә әзерләүдә дә зур эш алып бара. Искиткеч талантлы, чын тәрбияче апабыз ул безнең. Без аңа сокланабыз!

Шәхсән, минем үземә балалар бакчасының эше, бигрәк тә аның мөдиренең җаваплылыгы яхшы таныш. Аңа җитәкче дә, оештыручы да, артист та, тегүче дә, бигрәк тә кирәкле әйберләрне табучы булырга кирәк. Ә менә безнең балалар бакчасы мөдире Гыймадиева Гөлүсәгә бу сыйфатларның барысы да өеп бирелгән. Шушы кичәне оештыру өчен генә дә һәр балага әллә ничә төрле күлмәкләр, костюмнар тегеп кидертте ул. Вакытын да, хезмәтен дә аямый эшли.

Бездә тагын шул күркәм гадәткә кергән: һәр бәйрәм кичәсе азагында пешекче Гыйззәтуллина Гөлшат апалары үзенең тәмледән-тәмле ризыклары белән балаларны һәм килгән кунакларны сыйлый. Безнең бакчада һәрвакыт чисталык, тәртип хөкем сөрә. Бу әлбәттә, озак еллар гомерен шул эшкә багышлаган Галимова Фәридә апаның зур хезмәте.

Без, ата-аналар, авылыбызның кечкенә генә балалар бакчасында шундый олы җанлы, тырыш кешеләр эшләве белән горурланабыз, шатланабыз, чөнки балаларыбыз ышанычлы кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев