Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Айлык компенсация түләү

Сугыш ветераннары һәм аларның гаиләләренә каралган социаль ярдәм турында социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова аңлатма бирә: «2012 елның 1 гыйнварыннан «О денежном довольствии военнослужащих и предоставлении им отдельных выплат» дигән 2011 нче елның 7 ноябрендә кабул ителгән №306-ФЗ Федераль карарга үзгәрешләр кертү турындагы закон гамәлкә керде. Әлеге закон нигезендә...

Сугыш ветераннары һәм аларның гаиләләренә каралган социаль ярдәм турында социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова аңлатма бирә:

«2012 елның 1 гыйнварыннан «О денежном довольствии военнослужащих и предоставлении им отдельных выплат» дигән 2011 нче елның 7 ноябрендә кабул ителгән №306-ФЗ Федераль карарга үзгәрешләр кертү турындагы закон гамәлкә керде. Әлеге закон нигезендә хәрби хезмәткәр яки гражданинга хәрби хезмәттә һәм хәрби җыеннар (сборы) вакытында, шулай ук хәрби хезмәттән киткәндә хәрби травма алу сәбәпле инвалидлык бирелгән очракта ай саен сәламәтлеккә зыян килгән өчен акчалата компенсация каралган. Шундый ук айлык компенсация хәрби хезмәткә яки хәрби җыеннарга чакырылып, хәрби хезмәткә кагылышлы бурычларны үтәгәндә һәлак булса, хәрби хезмәткәр һәм гражданин гаиләсенең һәр кешесенә айлык компенсация түләнә.

Социаль яклау бүлегендә мондый компенсация Россия Федерациясе Пенсия фонды аркылы пенсия алучы хәрби хезмәттә һәм хәрби җыеннар (сборы) вакытында, шулай ук хәрби хезмәттән киткәндә хәрби травма алу сәбәпле, фронтта яралану аркасында инвалидлык бирелгән хәрби хезмәткәрләр һәм гражданнарга билгеләнә.

Вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына аерым мөрәҗәгать итәсем килә. Сезгә документларны күтәрергә, барларга кирәк. Әгәр дә ирегезнең инвалидлык турындагы белешмәсендә «ранен на фронте», «военная травма» дигән язу булса, яки сездә ирегезнең һәлак булуы турындагы хәбәр сакланса, социаль яклау бүлегенә 3 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 2-32-53».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев