Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Авылның киләчәге алар хезмәтенә бәйле

    Рус-Татар Әйшәсе авылы янында урнашкан "Бөреле" акционерлык җәмгыятенең Чыпчык бүлеге җәйге лагеренда машина белән саву осталарының район конкурсына җентекләп әзерләнгәннәр. Сыер саву боксларына саннар сугылган, гамәли өлеш өчен өстәлләр куелган. Каршыдагы аланда чатырлар урнаштырылган, анда конкурста катнашучылар теркәлү узды. Иң яхшы машина белән саву операторы исеменә бу юлы районның барлык...

    Рус-Татар Әйшәсе авылы янында урнашкан "Бөреле" акционерлык җәмгыятенең Чыпчык бүлеге җәйге лагеренда машина белән саву осталарының район конкурсына җентекләп әзерләнгәннәр.

    Сыер саву боксларына саннар сугылган, гамәли өлеш өчен өстәлләр куелган. Каршыдагы аланда чатырлар урнаштырылган, анда конкурста катнашучылар теркәлү узды. Иң яхшы машина белән саву операторы исеменә бу юлы районның барлык хуҗалыкларыннан 50 кандидат көч сынашырга килгән иде.

    Аларның берсе дә терлекчелектә яңа кешеләр түгел, күрсәтерлек осталыклары бар: маллар белән «уртак тел» таба белмәсәң, бу һөнәрне башкару мөмкин түгел. Ап-ак халатлар, косынкалар, "цех буенча" коллегалар белән очрашу шатлыгыннан елмайган йөзләр барысына да бәйрәм кәефе өстәде. Әлбәттә, бөтенесе призер була алмый, ләкин аралашудан һәм конкурста катнашудан барысы да ота, чөнки бу осталыкны күрсәтү генә түгел, тагын бер кат һөнәрне сайлауда ялгышмауны дәлилләү мөмкинлеге дә.

    Узган ел җиңүчесенең таныш йөзен күргәч, аның кәефен беләсем килде.

    - Мондый конкурста өченче тапкыр катнашам, - диде "Бөреле" ширкәтенең Чыпчык бүлеге сыер савучысы Әнзия Әүхиева. - 33 ел эчендә шактый тәҗрибә тупланган, шуңа күрә конкурста күрсәтерлек белем һәм күнекмәләр җитәрлек.

    Гүзәл затлар арасында бердәнбер ир сыер савучы Григорий Шпанов үзен ышанычлы хис итте. Ул хатын-кызлар гына түгел, йөзләреннән кырыслык бөркелгән ир-атларның да ягымлы һәм маллар ярата алуын күптән раслаган. Узган ел Григорий үзе караган сыерларның һәрберсеннән 4590 килограмм сөт савып, районның иң яхшы терлекчеләре арасына кергән.

    Машина белән саву операторы эше бик мөһим. Хуҗалыкларның икътисади тотрыклылыгы нәкъ менә алар хезмәтенә бәйле, чөнки авыл хуҗалыгы предприятиеләре "тере" акчаларны нигездә нәкъ менә сөт сатудан ала бит.

    Сыер савучы хезмәте югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык таләп итә. Бер практика гына җитми, саву аппаратларының эше турында гына түгел, терлекләрне карау, тәрбияләү һәм башка күп кенә нәрсәләр турында да белү зарур. Конкурсантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әзерләгән сорауларга җавап биреп, теоретик өлешне язмача тапшырдылар.

    - Конкурска сораулар ел саен яңартыла, - дип ышандырды авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров. - Хуҗалыкларда үткәрелгән бәйгеләрдә бөтенләй башка сораулар бирелә, шуңа күрә сыер савучылар булган белем-нәрен яңартып, өстәп тормасалар, теоретик конкурста максималь балл җыя алмаячаклар.

    Басуларда чәчүлекләрнең торышын өйрәнү өчен традицион сәяхәт ясагач, машина белән саву операторларына конкурста уңышлар теләргә Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре килделәр.

    Фермаларда барысы да кул хезмәте белән башкарылган заманнар күптән артта калды. Саву аппаратлары сыер савучылар хезмәтен күпкә җиңеләйтте, ләкин алар һәрьяклап өйрәнү һәм осталык сорый.

    Конкурсантларның эшен бәяләү составына хуҗалык белгечләре, район ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, савуны оештыруны һәм аның технологиясен яхшы белүчеләр кергән компетентлы жюрига ышанып тапшырылды.

    Мөгаен иң катлаулысы - гамәли этап булгандыр, анда уңышка ирешү күптөрле факторларга бәйле. Саву аппаратын соңгы винтигына кадәр сүтәргә, ә аннан соң аны эшләрлек итеп кире җыярга кирәк. Моны эшләү өчен билгеле бер вакыт бирелә. Каушау, дулкынлану аркасында барысы да биремне төгәл үтәп бетерә алмады. Яныңда кулларына секундомер тотып басып торган судьялар һәр хәрәкәтне күзәтеп торганда, саташуың бик табигый. Таныш түгел техника да сюрпризлар китереп чыгарды.

    "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең җәйге лагерендагы терлекчелек бинасы карап торышка матур тәэсирләр калдыра: стеналары агартылган, идәннәр коры, пычкы чүбе таратылган. Конкурста катнашучыларга контроль саву уздырырга, беррәттән малкай белән уртак тел таба белү осталыгын да күрсәтергә кирәк, шулай булмаганда сыер сөтен бирмәячәк. Аларның сыерлар янында назлы, җылы сүзләр әйтә-әйтә бөтерелүләрен, ә малларның, мондый җылы мөнәсәбәтне аңлауларын белдереп, танаулары белән "апаларының" кулларына ышкылып китүләрен күргәннән соң биредә очраклы кешеләр булмавын аңлыйсың. Терлекләрне яратмаган кеше фермада озак тоткарланмый.

    Сыерларны саугач, конкурста катнашучылар сөтнең күләмен һәм сыйфатын бәяләтү өчен жюри әгъзалары янына килделәр. Бу этапта шулай ук сөтнең чисталыгы һәм сыерның тулысынча савылып бетүе дә бәяләнде.

    Вакыт сизелми дә үтә, конкурста катнашучылар җәйге лагерьдагы бинадан киттеләр. Жюри очколарны исәпләү эшенә кереште, ә катнашучыларның күңелләре күтәренке иде, ни дисәң дә, алар барлык сынауларны да әйбәт уздылар бит. Судьялар коллегиясе карарын көткән арада алар үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре әзер-ләгән концерт карадылар. Һәркемнең кәефен яхшыртып, аланлык өстендә шаян да, лирик та - төрле-төрле җырлар яңгырады.

    Бу юлы конкурста "Серп и молот" ширкәтенең машина белән саву остасы Ольга Әхмәтшина җиңү яулады.

    Тупланган баллар саны буенча икенче урында - "Бөреле" җәмгыятеннән Григорий Шпанов, өченчедә - "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан Ранилә Абдулхаева.

    Яшь сыер савучылар арасында җиңүче - "Ватан" ширкәтеннән Таңсылу Хәлилова.

    Икенче урында - "Правда" ширкәтеннән Гөлфия Гыйззәтуллина, өченчедә - "Ватан"нан Рәмзия Нигъмәтҗанова.

    Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов конкурста җиңүчеләрне әзерләгән "Серп и молот" ширкәте директоры Анна Захарованы, "Ватан" ширкәте җитәкчесе Ирек Исмәгыйлевне дә котладылар. Конкурста катнашучыларның барысына да акчалы конвертлар тапшырылды. Шәхси эшмәкәр Рәис Шәйхетдиновны спонсорлык ярдәме белән алынган кыйммәтле бүләк-ләр "Правда" ширкәтен-нән Ландыш Шакирова, "Бөреле" җәмгыятенең иң тәҗрибәле сыер савучысы Гөлнур Бикмуллина, "Красная заря" авыл хуҗалыгы кооперативыннан күп балалы әни Елена Павлова, шулай ук "Татмелиорация-Агро" ширкәтеннән яше буенча иң өлкән савымчы Сөембикә Закирҗановага тапшырылды. "Данон" фирмасы вәкиле 2012 елда сыер савучыларның район конкурсында җиңү яулаган Әнзия Әүхиевага атап алып килгән бүләген тапшырды.

    Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Минсинә Латыйпова шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстергән өчен, шулай ук 35 яше тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

    - Чемпионнарның исемнәре билгеле, - дип йомгак ясады конкурска авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов. - Нәтиҗәдә сез барыгыз да җиңүчеләр. Катлаулы хезмәтегез өчен рәхмәт, ә җиңүче Ольга Әхмәтшинага район данын республиканың иң оста машина белән сыер саву операторлары конкурсында якларга кирәк булачак. Аңа уңышлар юлдаш булсын.

    Катнашучылар өйләренә күтәренке күңел белән таралыштылар, чөнки аларны анда кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче сөтбикәләр көтеп тора шул...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: