Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ашлык тулысынча амбарларга салынды

"Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте районда беренчеләрдән булып 2012 нче ел урагын төгәлләде. Биредә 1060 гектар мәйданны турыдан-туры урып-җыйганнар. Суктыруда 4 агрегат катнашкан. Хуҗалыкта техниканы уракка җентекләп әзерләгәннәр, җитәкче дә, механизаторлар да читтән ярдәм көтүнең файдасыз икәнлеген беләләр - һәркемнең дә үз урагы. Моннан тыш, механизаторларның кайсы гына акча эшләү өчен...

"Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте районда беренчеләрдән булып 2012 нче ел урагын төгәлләде. Биредә 1060 гектар мәйданны турыдан-туры урып-җыйганнар. Суктыруда 4 агрегат катнашкан. Хуҗалыкта техниканы уракка җентекләп әзерләгәннәр, җитәкче дә, механизаторлар да читтән ярдәм көтүнең файдасыз икәнлеген беләләр - һәркемнең дә үз урагы. Моннан тыш, механизаторларның кайсы гына акча эшләү өчен уңайлы мизгелдән файдаланып калырга теләми икән, авыл хуҗалыгында эш сезонлы бит. Барысына да билгеле, урак чорында намуслы механизатор үзенең гаилә бюджетын сизелерлек тулыландыра ала. Җитәкче һәм белгечләр югары җитештерүчәнлекле эш өчен тиешле шартларны тудырырга тырышканнар: агрегатларга техник хезмәт күрсәтү, кайнар аш, автотранспортның эше вак-төягенә кадәр җентекләп уйланган. Уртак тырышлыклар уңыш китергән - "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте, уңышның бөртеген дә югалтмыйча, уҗым һәм сабан культураларын урып-җыюны 18 көндә тәмамлаган.
Хуҗалык механизаторлары, югары эш күрсәткечләре өчен премиягә сертификат алырга тырышып, хезмәт ярышына актив кушылганнар. Ярыш шартлары нигезендә сертификатлар Габделхәй Хәйруллинга, Раил Хәйруллинга һәм Камил Хөснетдиновка бирелгән. Алар барысы да зур хезмәт стажына ия, техниканы да, басуларны да яхшы беләләр. Иң мөһиме, алар уңыш хакына эшләгәннәр, кыска срокларда аны җыярга һәм ындыр табагына озатырга тырышканнар.
Урак нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткеч Камил Хөснетдиновта. Үзенең "Дон"ында ул ярдәмчесе Динар Зарипов белән бергәләп 528 тонна икмәк суктырган. Икенче урында Раил Хәйруллин, ул лидердан бары бер тоннага гына калыша. Раил ярдәмчесе Рөстәм Нуриев белән "КЗС-812" комбайнында 527 тонна ашлык суктырган. Аның үкчәсенә Габделхәй Хәйруллин басып килә. Ул да "Дон-1500" комбайны белән идарә итә. Ярдәмчесе - Разил Вәлиев. Бу агрегатның эшләп чыгару күләме 469 тонна тәшкил иткән. Суктыру күрсәткече зур булмаса да, уртак эшкә үз өлешен Искәндәр Абдуллин да керткән, аның исәбендә 101 тонна суктырылган ашлык.
Иген ташуда Фердинанд Хәкимҗанов һәм Рафис Кадыйров уңышлы эшләгәннәр, алар комбайннарның өзлексез эшләвен тәэмин иткәннәр.
Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Инде 5360 тонна сенаж һәм 1300 тонна печән тупланган. Күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабу бара. Кукуруз кырлары да игенчеләрне сөендерә, хуҗалыкта кирәкле күләмдә силос салуга өмет итәләр.
"Битаман" ширкәтендә уҗым культураларын чәчүгә керешкәннәр, алар 650 гектарны биләячәк. Чәчәр өчен туфрак әзерләнгән, сыйфатлы орлыклар җитәрлек күләмдә салынган. Бу җаваплы эшне үз хуҗалыгында гына түгел, районда да иң тәҗрибәле механизаторларның берсе булып танылган Рамазан Җамалиевка ышанып тапшырганнар. 15 августка ул 330 гектарда чәчкән.
Рәсемнәрдә: "Битаман" ширкәте комбайнчылары Габделхәй Хәйруллин, Раил Хәйруллин, Камил Хөснетдинов һәм аларның ярдәмчеләре Динар, Рөстәм, Разил.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев