Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

АЛАР ҺӘРВАКЫТ АЛДА

Шәпше игенчеләренең осталыгына һич тә шикләнерлек түгел. Һава торышы нинди генә булмасын, барлык агрочараларны да үз вакытында уздыралар, һәм, кагыйдә буларак, нәтиҗәсе дә башкаларныкына караганда яхшырак килеп чыга. Менә быел да уңышны урып-җыюга ашыкмыйча-кабаланмыйча әзерләнделәр, комбайнчылар "кыр корабларын" басуга бернинди ыгы-зыгысыз чыгардылар, игеннәрне урдыру һәм суктыру да эш планы нигезендә...

Шәпше игенчеләренең осталыгына һич тә шикләнерлек түгел. Һава торышы нинди генә булмасын, барлык агрочараларны да үз вакытында уздыралар, һәм, кагыйдә буларак, нәтиҗәсе дә башкаларныкына караганда яхшырак килеп чыга.

Менә быел да уңышны урып-җыюга ашыкмыйча-кабаланмыйча әзерләнделәр, комбайнчылар "кыр корабларын" басуга бернинди ыгы-зыгысыз чыгардылар, игеннәрне урдыру һәм суктыру да эш планы нигезендә тыныч кына башланып китте. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә урып-җыю мәйданы 2200 гектар тәшкил итә. Бүгенге көнгә 1560 гектар суктырылган, ягъни барлык мәйданның 71 процентындагы уңыш җыеп алынган. Уңыш гектардан уртача 23,2 центнер чыга, әмма күбрәк чыккан кишәрлекләр дә бар. Шәпшелеләр сату өчен "Рысак" сортлы солы һәм "Московская-86" сортлы арпаның суперэлита сортларын үстерәләр. Әлеге участокларда уңыш 30 центнерга җитә һәм аннан да артып китә.
Бөртеклеләрне урдыруда - 1, суктыруда 6 комбайн эшли, аларның һәркайсыннан нәтиҗәле файдаланыла, агрегатларның көндәлек эшләнешләре югары. Эшнең сыйфаты даими контрольдә тотыла, бу мәсьәлә комбайнчыларның үзләренең дә, баш агроном җитәкчелегендәге комиссиянең дә игътибар үзәгендә.
Алдынгы комбайнчылар исемлегендә "Семеновлар" фамилиясе дүрт урында кабатлана, димәк, Шәпшедә уңыш өчен көрәштә тулы бер династия катнаша. Абыйлы-энеле Анатолий, Александр һәм Сергейның эш тәҗрибәсе зур, ә менә Анатолий Михайловичның улы Леонид өчен быелгы урып-җыю - икенчесе. Әмма бу аның өчен яңа эш түгел, чөнки мәктәптә укыган чакта ук басуга комбайнчы ярдәмчесе булып чыккан. Иң югары суктырыш Сергейда, уникенче елын Шәпше басуларын иңләүче "Дон-1500" комбайны бункерыннан ул 669 тонна ашлык бушаткан. Анатолий Михайлович та "Дон"да эшли, аның исәбендә 628 тонна иген. Семеновларның иң яше - Леонид 2012 нче елгы уракта 535 тонна ашлык суктырган.
Рәшид Яруллин, Фидаил Гыйлаҗиев һәм Евгений Харитонов та урак алдынгыларыннан бик азга гына калышалар, алар 350-460 тонна яңа уңыш ашлыгы суктырганнар.
Александр Семенов урдыруда үз хуҗалыгында гына түгел, ә бәлки бөтен район күләмендә абсолют лидер булып тора. "МакДон" комбайнында ул 1137 гектар игенне теземнәргә салган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы белән берлектә кабул иткән хезмәт ярышы шартлары нигезендә ул өч тапкыр премияләргә һәм бүләкләргә лаек булган.
Суктырылган ашлыкны комбайннардан ындыр табагына Сергей Захаров, Вадим Якимов һәм Юрий Абрамов идарә итә торган өч "КамАЗ" ташып тора. Иң югары эшләнеш тәҗрибәле шофер Сергей Андреевичта, ул комбайннардан ындыр табагына 1477 тонна ашлык кайтарган, Коркачык ашлык кабул итү предприятиесенә 73 тонна иген илткән. Вадим Якимов исәбендә 971 тонна (ашлык кабул итү предприятиесенә - 20 тонна), Юрий Абрамовның күрсәткече - 938 тонна. Быел "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте бурычны каплау хисабына дәүләткә 214 тонна ашлык тапшырган һәм бу күләм булган әҗәтне тулысынча капларга җиткән.
Ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Шәпше урта мәктәбе укучылары зур ярдәм күрсәтә, читтән җәлеп ителгән эшчеләр дә бар. Тәҗрибәле мөдирләр Вәсилә Харитонова һәм Галина Морозова кадрларны участокларга дөрес урнаштыралар, эшне комбайннардан алып кайтылган ашлык шул ук көнне эшкәртелеп бетәрлек итеп оештыралар
Безнең районда булган вакытта вице премьер - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы көненә, ягъни 30 августка уңышны урып-җыюны тәмамлау бурычын куйган иде. Шәпше игенчеләре бу җаваплы кампанияне срогыннан алда төгәлләргә исәплиләр, моның өчен тырышып эшлиләр. Башкача ярамый да, чөнки алда әле уҗым чәчү һәм туфрак эшкәртү көтә. Барысын да вакытында эшләп өлгерергә кирәк.
Рәсемнәрдә: муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Минҗофар Усманова Александр Семеновка бүләк тапшыра; комбайнчы Анатолий Семенов; Семеновларның "кыр кораблары" бөртеклеләрне урып-җыюда.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев