Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Алар – лидер да, сөйкемле әни дә

Татарстанда ел да "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дигән республика конкурсы уздырыла. Аны оештыручы - "Татарстан хатын-кызлары" җәмәгать оешмасы. Бу балалар тәрбияләүче ана, лидер, җәмәгать эшлеклесе образының үсеше, формалашуының үзенчәлекле мәйданчыгына әверелә бара. Лаешта узган зона турында Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч - барлыгы сигез район вәкилләре...

Татарстанда ел да "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дигән республика конкурсы уздырыла. Аны оештыручы - "Татарстан хатын-кызлары" җәмәгать оешмасы. Бу балалар тәрбияләүче ана, лидер, җәмәгать эшлеклесе образының үсеше, формалашуының үзенчәлекле мәйданчыгына әверелә бара.

Лаешта узган зона турында Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч - барлыгы сигез район вәкилләре катнашты. Һәркайсы үзенең "Ел хатын-кызы" булырга лаеклы икәнлеген исбатлау өчен бер сәхнәгә төрле һөнәрле, төрле яшьтәге һәм милләттәге хатын-кызлар җыелды.

Безнең район вәкилләре - Әлдермеш мәктәбе укытучысы, "Хатын-кыз-ана" номинациясендә катнашкан Гөлназ Сабирова, музыка мәктәбенең Дөбъяз филиалы директоры, "Хатын-кыз - мәдәнилек һәм рухилык" номинациясендә чыгыш ясаучы Гөлнара Галиуллина, Мәмдәл мәктәбе директоры, "Хатын-кыз-галим" номинациясендә катнашкан Фәридә Газизова, "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә - "Бәләкәч" балалар бакчасы мөдире Ильвира Хәйретдинова, "Өченче буын вәкиле" номинациясендә Село-Алат төп мәктәбе директоры Кадрия Хәбибуллина, "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә Шәпше урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ләйсән Галәметдинова конкурста катнашырга иҗади мөнәсәбәт белән әзерләнделәр. Биектау районы ир-атлары исеменнән Мүлмә мәктәбе директоры Рамил Сәлахов катнашты.

- Безнең гүзәл хатын-кызларыбыз чыгышының иң күңелле урыны - үзләре белән таныштыру булды, - дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина. - Башка район вәкилләреннән аермалы буларак, алар үзләре турында үзләре сөйләделәр һәм шуның белән тамашачылар, жюри әгъзаларының алкышларына лаек булдылар. Аларның чыгышы төп рольне конкурста катнашучылар үзләре уйнаган кечкенә спектакльне хәтерләтте. Алар белән бергә җанатарлар - хезмәттәшләре, балалар коллективлары да килгән иде. Болары бик матур үзешчән сәнгать номерлары да әзерләгәннәр.

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсының зона этабына йомгак кич белән генә ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең районнан ике кеше - Мәмдәл урта мәктәбе директоры Фәридә Газизова һәм "Бәләкәч" балалар бакчасы мөдире Ильвира Хәйретдинова. Конкурста катнашучыларның барысына да тантаналы шартларда матур чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды. Ә җиңү-челәр исә Дипломга да лаек булдылар.

Конкурста җиңүчеләрне 8 Март алдыннан Казанда котлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев