Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Аңа бәхет елмайды

2014 нче елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмамлану белән без, алдан вәгъдә итүебезчә, "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре" газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык. Бәхетле кешене газетага язылуы турындагы квитанцияне тиешле срогында редакциягә җибәрүчеләр арасыннан билгеләргә кирәк иде. Барабаннан бәхетле билетны алырга без 1 нче Биектау урта мәктәбе укучысы Юлия Гритчинаны...

2014 нче елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмамлану белән без, алдан вәгъдә итүебезчә, "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре" газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык. Бәхетле кешене газетага язылуы турындагы квитанцияне тиешле срогында редакциягә җибәрүчеләр арасыннан билгеләргә кирәк иде. Барабаннан бәхетле билетны алырга без 1 нче Биектау урта мәктәбе укучысы Юлия Гритчинаны чакырдык. Җиңүче Биектау авылыннан Людмила Мурина булды. Аңа газетада 500 сумлык котлау яки белдерү урнаштыру, шулай ук "Биектау ТВ" телевидениесендә белдерү игълан итү мөмкинлеге бирелә.

Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, безнең газетага даими язылучы Л.Мурина моннан алдагы призлар уйнатуда да җиңүчеләр арасында иде. Людмиланың үз сүзләре белән әйткәндә, ул призларны еш ота икән. Котлыйбыз, сезгә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев