Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

18 март – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Торак-коммуналь комплексы муниципаль районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларыннан берсе булып тора. Сезнең иңнәрегездә районыбызның нормаль тормышын тәэмин итү буенча зур җаваплылык йөге ята. Торак-коммуналь комплекс өлкәсе хезмәткәрләренең эштә тотрыклылыгы, һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм предприятиеләрнең...

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

Торак-коммуналь комплексы муниципаль районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларыннан берсе булып тора. Сезнең иңнәрегездә районыбызның нормаль тормышын тәэмин итү буенча зур җаваплылык йөге ята. Торак-коммуналь комплекс өлкәсе хезмәткәрләренең эштә тотрыклылыгы, һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең, больницаларның һәм мәктәпләрнең тормышына йогынты ясый.

Бүген торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе катлаулы реформалаштыру этабын үтә, аның нәтиҗәсе булып кешеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты арту торырга тиеш. Төп басым энергия саклауга һәм техник җиһазланышка, хезмәтләрнең сыйфатына ясалырга тиеш. Әмма алда тагын да күбрәк эшләр башкару бурычы тора: яңалыклар кертү, яңа технологияләрне үзләштерү, үзеңнең һөнәри осталыгыңны арттыру һәм кулланучылар белән партнерлык мөнәсәбәтләрен булдыру зарур.

Сез ирешелгән күрсәткечләрдә генә тукталып калмассыз һәм нәтиҗәле эшләүче ТКХ системасын булдыруга юлны дәвам итәрсез дип өметләнәм.

Барлык торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар, һөнәри үсеш телим. Үзегез һәм якыннарыгыз имин, бәхетле һәм сау-сәламәт булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев