Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

17 июль – Ураза бәйрәме

Хөрмәтле биектаулылар! 17 нче июльдә мөселманнар иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе - рухи пакълек, игелек гәүдәләнеше булган изге Рамазан аеның тәмамлануын белдергән Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Сезне чын күңелемнән шушы олуг бәйрәм белән котлыйм. Элек-электән килгән күркәм гадәт буенча бу көнне мөселманнар изге намазга җыелалар, бергәләшеп дога кылалар. Безне Мөхәммәд Пәйгамбәр...

Хөрмәтле биектаулылар!

17 нче июльдә мөселманнар иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе - рухи пакълек, игелек гәүдәләнеше булган изге Рамазан аеның тәмамлануын белдергән Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Сезне чын күңелемнән шушы олуг бәйрәм белән котлыйм.

Элек-электән килгән күркәм гадәт буенча бу көнне мөселманнар изге намазга җыелалар, бергәләшеп дога кылалар. Безне Мөхәммәд Пәйгамбәр аша намус кушканча яшәргә, миһербанлы, шәфкатьле булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтүче Ходай Тәгаләнең рәхмәтенә, мәрхә-мәтенә мәдхия уку өчен, мул табыннар әзерләп, мәҗлес оештыралар.

Бу көннәрне игелекле гамәлләр һәм якты уй-фикерләр белән, якыннарыңа карата рәхимлелек күрсәтеп каршылау кешеләрне рухи һәм әхлакый яктан сафландыра, иманыбызны ныгыта. Ураза бәйрәме һәр йортка да сәламәтлек, бәхет, иминлекләр алып килсен, гаиләләребездә тынычлык, татулык, бердәмлек булсын.

Шушындый якты бәйрәм кешеләрнең рухи бердәмлеген арттырсын, районыбызда яшәүче төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкны ныгытсын.

Әлеге бәйрәм көнендә Биектау районы халкына иминлек, муллык телим. Ураза бәйрәме йөрәкләребезгә җан җылысы өрсен, туасы көнгә өмет белән яшәтсен, Ватаныбызның иминлеге хакына иҗади хезмәтебездә көч һәм рухлану, ныклык китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев