Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

120 гаиләгә шатлык килде

Биектау авылының Энергетиклар урамында "Ветераннарга торак" һәм "Социаль ипотека" программалары буенча 120 квартиралы ике йорт яңа хуҗаларына тапшырылды. Сугышта катнашучылар һәм солдат толлары беренче квартираларны узган ел Бөек Җиңүнең 66 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә алдылар. Бер елдан аз гына күбрәк вакыт узды, алга куелган бурычны нигездә үтәлгән дисәң дә була:...

Биектау авылының Энергетиклар урамында "Ветераннарга торак" һәм "Социаль ипотека" программалары буенча 120 квартиралы ике йорт яңа хуҗаларына тапшырылды.
Сугышта катнашучылар һәм солдат толлары беренче квартираларны узган ел Бөек Җиңүнең 66 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә алдылар. Бер елдан аз гына күбрәк вакыт узды, алга куелган бурычны нигездә үтәлгән дисәң дә була: Биектау муниципаль районында бүгенге көнгә 497 Бөек Ватан сугышында катнашучыга һәм фронтовик толларына яңа квартиралар ачкычы тапшырылды. 6 гына кеше калган, тиздән алар да торак белән тәэмин ителәчәк, аларга квартиралар төзелә инде. 20 нче июльдә 6 сугышта катнашучы, 89 солдат толы, сугышта катнашучылар гаиләсеннән 2 кеше, социаль ипотека буенча 21 кеше, 2 ятим бала яңа фатирлы булды. Үзешчән артистлар матур җырлары бе-лән бәйрәмгә ямь өстәде.
20 нче июльдә - ачкычлар тапшыру тантанасында яңа квартираларга ия булучыларны ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин котлады.
- Бүген шатлыклы вакыйга - 120 квартиралы ике йорт үзендә яшәячәк хуҗаларын кабул итә, 97 квартирага сугышта катнашучылар һәм солдат толлары урнашачак. Әйтүе дә күңелле - Биектау районында барлык ветераннарны яңа квартиралар белән тәэмин иттеләр, биредә икенчел торак алу кебек җиңел юлны сайламадылар. Йортлар салу - ветераннарны яңа квартиралар белән тәэмин итү генә түгел, эш урыннары да булдыру икәнен онытмаска кирәк. Бу йортларда сезгә җылы, якты, рәхәт булсын, тынычлыкта һәм бәхеттә яшәгез, сез әлеге квартираларга фронтлардагы сугышчан батырлыкларыгыз, тылдагы фидакарь хезмәтегез белән лаек булдыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Айрат Радин улы ветераннарга.
- Сугышта катнашучылар һәм солдат толлары яхшы шартларда яшәргә лаеклы. "Ветераннарга торак" һәм "Социаль ипотека" кебек тиңдәше булмаган программаларны кабул итүе һәм раславы өчен федераль властьларга һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт. Намус белән тырышып эшләүләре һәм йортларны планлаштырылган срокларда тапшырулары өчен төзүчеләргә бик рәхмәтлебез. Ветераннар, аны даими яшәү урыны итеп сайлап, үз районнарына турылыклы булып калдылар. Һәм менә Биектауда шушындый күркәм йортлар калкып чыкты. Барыгызны да квартира алуыгыз белән котлыйм, озын гомерләр, имин тормыш, нык сәламәтлек телим, - диде муниципаль район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин.
Ул төзелеш фирмасы вәкилләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
ТР Дәүләт торак фондының башкаручы директоры урынбасары Марат Габделбәр улы Надыршин җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Яңа йортка күченүчеләр исеменнән Дөбъяз авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Садри Гарәфиев чыгыш ясады.
- Бүген бездә зур бәйрәм. Сугышчан һәм хезмәт батырлыгыбыз өчен Туган ил квартиралар бүләк итә. Башта безгә яңа квартиралар булмаячак, дигәннәр иде, районга Рөстәм Галиулла улы җитәкчелек итә башлау белән бөтенесе дә үзгәрде һәм менә безнең кулларга ачкычлар тапшыралар. Бүген мин үз квартирама хуҗа булачакмын. Ил, республика һәм район җитәкчеләренә, шулай ук төзүчеләргә шундый бүләк өчен рәхмәт, - диде Садри Гарәфи улы. Ул күз яшьләрен көч-хәл белән генә тыеп кала алды.
Ачкычлар тапшырылды, ал тасма киселде, ветераннар үз квартираларына таралышты. Садри Гарәфи улы дәрәҗәле кунакларны үз фатирына бәйрәм табынына чакырды.
Тагын бер квартирага керәбез, анда бүлмәнең бер почмагында, карашын кыйблага төбәп, әби Коръән сүрәләрен укый. Бу Халисә апа Галимова булып чыкты. Ул Ходай Тәгаләгә һәм көрәшә-көрәшә Берлинга кадәр барып җиткән ире Каюмга рәхмәт укый. Аның сугышчан батырлыгы нәтиҗәсендә ул бүген яңа квартиралы булды. Алар ире белән 52 ел бергә гомер иткәннәр, биш бала тәрбияләп үс-тергәннәр. Әнисе белән бергә кече уллары Илһам да шатлык хисләре кичерә.
Шушардан Мария Филипповна Тихонова куанычын һич тә яшерми, йортым бик тузган иде, ел саен җиргә иңә бара, ремонтларлык көч тә, акча да юк, ди ул. Ире Иван Николаевичны җирлә-гәненә сигезенче ел киткән. Мария Филипповна бу квартирада кызы белән яшәячәк.
Коркачык станциясеннән солдат толы Суфия апа Хуҗиәхмәтова да бер бүлмәле квартира алды. Ул бүлмәне, кухняны, балконны кабат-кабат карап чыкты, аңа биредә бөтенесе дә ошый. Ире Минҗәләй белән 32 ел бергә гомер иткәннәр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр.
Без хезмәттәшебез, озак еллар буена район газетасында редактор урынбасары булып эшләгән фронтовик журналист Андрей Архипович Катковның хатыны Людмила Александровна өчен дә куандык. 19 нчы йорттан аңа бер бүлмәле квартира бирделәр. Ни кызганыч, әлеге тантанада үзе катнаша алмады, ни дисәң дә, яшь үзенекен итә - аңа 95 яшь бит инде. Әнисе өчен ачкычларны улы Игорь кабул итеп алды.
Өлкән яшьтәге ханымнар квартираларны солдат толлары буларак алсалар да, алар үзләре дә күп кыенлыклар кичергән кешеләр: урманда агач кисүдә, оборона эшләрендә, окоплар казуда тир түккәннәр, тракторларга идарә иткәннәр, җир сөргәннәр, иген чәчкәннәр, уңышны урып-җыйганнар, басуларда, фермаларда, завод цехларындагы йончыктыргыч хезмәттән соң фронтка җибәрү өчен төн утырып оекбашлар, бияләйләр, башка җылы киемнәр бәйләгәннәр. Алар җәм-гыятьнең хөрмәтенә һәм шушындый бүләккә бө-тен тормышлары белән лаеклы. Яңа квартираларга күченүчеләрнең барысына да иминлек, бәхет, тынычлык телисе килә. Бу фатирларда куанып-шатланып, озак яшәргә язсын аларга.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев