Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Анна Федоровичева: «Очучы булу абыйның төп хыялы иде»

    Вакыт ашкынып алга чаба. Әле күптән түгел генә булган кебек тоелган вакыйгалар бүген тарих битенә языла, акрынлап кына хәтердән дә юыла бара. Ни кызганыч, батырлыклар белән Җиңү яулаган Бөек Ватан сугышында катнашучылар, армияне ашатып, киендереп торган тыл хезмәтчәннәре саны кимегәннән-кими. Ул героик чор кешеләре белән аралашу үзе үк зур вакыйга....

    Вакыт ашкынып алга чаба. Әле күптән түгел генә булган кебек тоелган вакыйгалар бүген тарих битенә языла, акрынлап кына хәтердән дә юыла бара. Ни кызганыч, батырлыклар белән Җиңү яулаган Бөек Ватан сугышында катнашучылар, армияне ашатып, киендереп торган тыл хезмәтчәннәре саны кимегәннән-кими. Ул героик чор кешеләре белән аралашу үзе үк зур вакыйга.

    Әле шушы көннәрдә районның Туган як музеенда Советлар Союзы Герое, якташыбыз Григорий Родионович Павловның бертуган сеңлесе Анна Родионовна Федоровичева булып китте. Музей директоры Билал Шиһабетдинов аның белән бергә музей заллары буйлап узды, абыйсына багышланган экспозиция белән таныштырды. Биектаулыларның якташларын истә тотулары һәм яратулары, данлыклы очучының тормышы, сугышчан юлы турында мәгъ-лүматларны мөмкин кадәр күбрәк тупларга тырышулары Анна Родионовнаның күңеленә хуш килде.

    - Гриша кечкенәдән үк башкалардан аерылып торды, - дип башлады ул сүзен. - Гаиләдә балалар алтау - сеңлем белән мин һәм дүрт ир туганыбыз. Әнинең туганнары - абый белән апа үлгәннән соң әти-әниебез аларның өч баласын алып кайттылар. Авыр булса да, без төшенкелеккә бирелмәдек. Аңлыйсыздыр, авылда эш беркайчан да бетеп тормый, ә Гришаның кулында һаман китап, ул бик тә укырга яратты шул, укуы да җиңел барды, гел «бишле»ләр генә ала иде. Әни аны кайвакытларда, ачуы килеп, "генерал" дип атый иде. Әниебезнең бу сүзләре чынга ашар дип хәтта күз алдына да китергәнебез булмады, - ди Анна Родионовна.

    Григорий Павлов балачагыннан ук күк йөзенә күтәрелү турында хыяллана һәм, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан аэроклубына йөрү мөмкинлеге булсын өчен Казанда заводка эшкә урнаша. Сәләтле егетне тиз күреп алалар һәм Оренбургта Чкалов исемендәге хәрби-авиация училищесына керергә ярдәм итәләр. Ул аны нәкъ менә Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан тәмамлый.

    Григорий Павловның беренче сугышчан очышы 1941 елның 10 июлендә була. Немецлар белән һава сугышы озакка сузылмый, ике фашист самолеты бәреп төшерелә, әмма бәрелештә ике совет очучысы һәлак була.

    - 1941 нче елда Григорийны һәм тагын берничә очучыны хәрби самолетлар алырга Красноярскига командировкага җибәрәләр. Казанда эшелон килгәнне көтеп торган арада ул өйгә кайтып килергә өлгерде, - дип, күңел түрендәге хатирәләрне кузгатты Анна Родионовна. - Бервакыт төнлә ишек шакылдаттылар, без башта куркып киттек, ә аннары: "Әни, әти, бу мин, Гриша бит", дигәч, бик тә куаныштык. Күз ачып йомганчы безгә бөтен авыл кешеләре җыелды, бөтенесенең дә фронттагы соңгы хәбәрләрне беләселәре килде. "Улым, немецлар Мәскәү янына килеп җиттеләр бит, нәрсә булыр инде хәзер", - дип, әти үзен нык борчыган сорауны бирде. "Алар Мәскәүдән уза алмаячак", - дип кыска гына җавап бирде Григорий.

    Кайвакыт Григорий Родионовичка иптәшләре белән көнгә биш-алты тапкыр разведкага очарга, совет җир өсте гас-кәрләрен саклауда катнашырга, немец "мессершмиттлары" белән бәрелешергә туры килә. 1943 елның 2 сентябреннән чыккан СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән гвардия өлкән лейтенанты Григорий Родионович Павловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

    - Сугыштан соң ук, Григорий һава сугышлары вакытында немецлар тарафыннан бәреп төшерелүе турында сөйләде, - дип дәвам итте хикәясен Анна Родионовна. - Самолет эченнән чыгып, ул фронт тарафына юл тота. Күпмедер вакыттан соң этләр өрүен ишетә - фашистлар аны этләр белән эзли чыкканнар. Бер якта елга барын белеп, Григорий тиз генә анда бара һәм калган юлын су буйлап дәвам итә. Этләр эзне югалткач, немецлар аны эләктерә алмыйлар. Аңа партизаннар ягына чыгу бәхете елмая, алар аны частька алып кайталар.

    1945 елның 10 мартында Григорий Родионович Хәрби-һава академиясендә укырга боерык ала. Аның өчен сугыш шушында тәмамлана. Аның ел кенәгәсендә болай язылган:

    "1941 нче елның 22 июненнән 1945 елның мартына кадәр Григорий Родионович Павлов 108 һава сугышы уза, аларда ул шәхсән үзе 19 һәм төркем белән сугышларда 6 фашист самолетын бәреп төшерә, 143 тапкыр дошман частьларына һәм аэродромнарга һөҗүм очышы ясый, шуның белән бергә шәхсән үзе 4 һәм төркем белән 9 дошман самолетын юк итә, разведкага 109 очыш ясый. Бомбардировщиклар һәм штурмовикларны озатуга - 105 очыш, җир өсте корылмаларын саклауга 150 очыш ясый. Сугыш елларында барлыгы 507 сугышчан очыш ясый".

    1949 елда - Хәрби-Һава академиясен, ә 1960 елда Генштабның Хәрби академиясен тәмамлап, Хәрби-Һава көчләрендә хезмәтен дәвам итә.

    - Григорийны язмыш кайларга гына илтеп ташласа да, ул һәрвакыт безне үз янына чакыра иде, - дип авыр сулап куйды Анна Родионовна. - Без сеңлем Анастасия белән абыйда еш кунак була идек. Без килүгә ул махсус рәвештә экскурсия планын уйлап куя, безгә нинди музейларны карап йөрергә киңәш итә иде. Безгә, энеләренә һәм сеңелләренә, яхшы күңелле, мәрхәмәтле булды. Генерал булгач, ул әнигә хат язды:

    "Синең әмереңне үтә-дем, генерал исемен алдым".

    Бераздан, кичектергесез эшләре булуын әйтеп, Анна Родионовна өенә кайтырга җыенды, шул ук вакытта экскурсия өчен Туган якны өйрәнү музее директоры Билал Шиһабетдиновка, абыйсы турында хәтерне кадерләп саклауларына биектаулыларга чын күңелдән рәхмәтен белдерергә дә онытмады.

    Анна Родионовна Федоровичева кызы Татьяна Александровна Крузо белән Биектау музеенда.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: