Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Геройлар батырлыгы онытылмасын

Быел мөһим вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Һәр буын да геройларны, аларның батырлыкларын истә тотарга тиеш һәм аларның гомерләре бәрабәренә яулап алынган тынычлыкны бөтен көч белән сакларга тырышырга кирәк. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район конференциясе үсеп килүче буында патриотлык сыйфатлары һәм Ватан...

Быел мөһим вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Һәр буын да геройларны, аларның батырлыкларын истә тотарга тиеш һәм аларның гомерләре бәрабәренә яулап алынган тынычлыкны бөтен көч белән сакларга тырышырга кирәк.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район конференциясе үсеп килүче буында патриотлык сыйфатлары һәм Ватан тарихын, сугыш чоры вакыйгаларын тирәнтен аңлау хисе тәрбияләү, сәләтле укучыларны ачыклау максатында уздырылды. Аның эшендә Биектау районының мәгариф бүлеге методисты С.Ф.Юнысова, район укытучылары һәм 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Конференциягә Бөек Ватан сугышында Җиңү-нең 70 еллыгына багышланган тикшеренү эшләре район конкурсында призлы урыннарны алган укучылар килде. Әлдермеш урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илүзә Сабирова (җитәкчесе Р.А. Сәгыева) сугыш чоры балалары турында истә калырлык чыгыш әзерләгән. Усад урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Екатерина Коробкованың (җи-тәкчесе Т.Н.Коробкова) камалышта калган Ленинград хакындагы чыгышын тыңлаганда залга җыелучыларның күзләре яшьләнде. 3 нче Биектау урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Энҗе Сәлахетдинова (җитәкчесе Н.А.Галләмова) якташыбыз - разведчик Исхак Ахмеров турында сөй-ләде. Шушы ук мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Яковлева Ксениянең (җитәкчесе Л.Г.Олькова) хезмәте тулысынча гаилә архивы материалларына нигезләнгән иде. Алат урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Энҗе Садыйкованың (җитәкчесе Г.С.Саликеева), Казаклар төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гөлзидә Кадыйрованың (җитәкчесе З.Г.Саттарова), Ямаширмә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Фирүзә Гарипованың (җитәкчесе Ч.И.Галиәхмәтова) чыгышлары да гаять кызыклы булды.

Укучылар чыгышыннан соң, 3 нче Биектау урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Л.Г.Олькова патриотик тәрбиягә мөнәсә-бәттә яңа үзгәрешләр булуы турында сөйләде. Ул игътибарны гражданлык һәм патриотлык хисен тәрбияләүнең мөһимлеге Җиңү юбилее якынайганлыктан гына түгел, ә бәлки дөньядагы хәлнең катлаулануы, мәгълүмати көрәш, җәмгыятьтәге вәзгыять белән бәйле рәвештә дә артуга юнәлтте. Любовь Георгиевна патриотик тәрбияне бәяләүнең ике төп билгесен ассызыклады. Беренчесе чаралар санын чагылдыра, икенчесе эшнең сыйфатын бәяли, аерым укучыларда, балалар төркемендә булган үзгә-решләрне күрсәтә.

- Бүген патриотлык турында сөйләгәндә укытучы үз алдына төрле дәвер кешеләре язмышы белән танышу аша узганнарга карата кызыксыну уяту, балаларга үз Туган илеңне һәм аның күренекле урыннарын, өстенлекләрен күрү мөмкинлеге бирү, гражданлык позициясе булдыру, балаларның җә-мәгать проблемаларын хәл итүдә катнашуын оештыру кебек конкрет максатлар куярга тиеш. Һәм боларның барысын да аларда катнашың булу дип әйтергә була, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Любовь Георгиевна.

Реклама

3 нче Биектау урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Н.А.Галләмова укучыларга патриотик тәрбия бирүдә Интернет киңлекләреннән файдалану турында сөйләде. Ул җыелучылар игътибарына укучыларга патриотик тәрбия бирү эшендә файда китерерлек Интернет сайтларын тәкъдим итте. Гомумиләштерелгән мәгъ-лүматлар банкы "Мемориал", "Подвиг народа" - һәркем куллана алырлык электрон документлар банкы, "Победители" сайты - шуларның берничәсе. Нурия Әмир кызы яшьләр челтәр Интернет киңлегендә бирелгән мәгълүмати, белем бирү, интегратив, шулай ук пропагандистлык кампанияләре белән кызыксына, дип билгеләп үтте. Димәк, укытучылар укучыларның мондый кызыксынуларын истә тотарга һәм патриотик юнәлештә тәрбия биргәндә социаль челтәр мөмкинлекләреннән файдаланырга тиешләр. Чыгышлардан соң Усад урта мәктәбе - Чернышевка төп мәктәбе филиалының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Г.А.Галиева "Заман шартларында патриотик тәрбия" темасына әңгәмә уздырды. Анда "Заман мәктәбендә бүген укучыларга патриотик тәрбия бирү кыенмы?", "Нинди кыенлыклар һәм проблемалар килеп чыга?", "Әлеге эш белән берничә кешенең генә шөгыльләнүен исәпкә алганда, укучыларның тикшеренү эшчәнлеген ничек активлаштырырга?", "Без патриотлык хисен югалта башламадык микән?", "Сез В.В.Путинның "Ныклы киләчәкнең нигезе - патриотлык тәрбияләү" дигән сүзләрен ничек аңлыйсыз?" дигән сораулар тикшерелде.

Конференция азагында мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнысова йомгак ясады һәм җыелучыларны резолюция белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев