Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Яшь гаилә туган көн

    Кичә Биектау үзәк мәдәният йортында "Гражданлык халәте актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы" дигән исемне яулау өчен зона конкурсы узды. Безгә Яшел Үзән, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан ЗАГС хезмәткәрләре килде. Биектау районыннан конкурста Мәмдәл авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Чулпан Рәшит кызы Вахитова...

    Кичә Биектау үзәк мәдәният йортында "Гражданлык халәте актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы" дигән исемне яулау өчен зона конкурсы узды.

    Безгә Яшел Үзән, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан ЗАГС хезмәткәрләре килде. Биектау районыннан конкурста Мәмдәл авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Чулпан Рәшит кызы Вахитова катнашты, ул никах теркәү тантанасын татар телендә алып барды.

    Бәйге барышында гражданлык халәте актларын теркәү тантанасы күрше районнардан килгән вәкилләр тарафыннан рус, татар, чуваш, мордва телләрендә күрсәтелде.

    Рәсемдә: безнең район вәкиле Чулпан Вахитова никах теркәү тантанасын алып баруга әзерләнә.

    А.Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 16 март 2018 - 08:21
      2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
    Ночной режим