Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Гаиләнең терәге

Минем әтием - Булат Хәйдәр улы Гәрәев. Ул 1970 нче елның 17 августында Ямаширмә авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисенә бик көтеп алган ир бала була. Ике апасы, бер сеңлесе арасында тәгәрәп үсә. Мәктәпне тәмамлагач, шофер һөнәре ала, аннан армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган авылында шофер...

Минем әтием - Булат Хәйдәр улы Гәрәев. Ул 1970 нче елның 17 августында Ямаширмә авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисенә бик көтеп алган ир бала була. Ике апасы, бер сеңлесе арасында тәгәрәп үсә. Мәктәпне тәмамлагач, шофер һөнәре ала, аннан армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган авылында шофер булып эшли башлый. Хәзерге вакытта әтием мәктәп автобусында эшли. Эше бик җаваплы, балалар йөртә. Хезмәтен намус белән башкара.

1994 нче елны әнием Фәридә Рәүф кызы Гарипова белән гаилә корып җибәрә. Гаиләдә бер-бер артлы ике ир бала дөньяга килә. Аның берсе - абыем Салават, 10 нчы сыйныф укучысы, икенчесе - мин. Әтием - гаиләбезнең ныклы терәге. Ул безне кешеләргә ихтирамлы, игътибарлы булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Әбиемә, әниемә һәм башка кешеләргә хөрмәтне без әтиемнән күреп үсәбез, чөнки безнең өйдә әбием белән әниемә хөрмәт бик зур. Әтиемнең куллары алтын, нинди эшкә тотынса да, башкарып чыга. Безне дә үзе белгән һөнәрләргә өйрәтә. Шуның өстенә әтиебез бик матур җырлый, бигрәк тә озын, моңлы көйләрне башкарырга ярата. Авылыбызда бер концерт та аннан башка узмый. Әтием бик туган җанлы кеше дә. Ул һәрчак апаларына, сеңлесенә булышырга вакыт таба. Аның дуслары да бик күп.

Мин әтием белән горурланам. Армия сафларында хезмәт иткән чын ир буларак, аны Ватан сакчылары көне белән тәбрик итәм, тазалык, саулык, күтәренке кәеф, бәхет, куаныч, шатлык, озын гомер телим. Әнием белән тигезлектә, безгә терәк булып, озак яшәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев