Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Берсе өчен берсе кирәк

Урамда яз! Кояш көннән-көн үзенең җылы нурлары белән безгә елмая. Әйтерсең лә, ул салкын кыштан соң һәркайсыбызны гөрләвекләре белән, чут-чут итеп сайраган кошлары белән, тирә-юньгә хуш ис таратып, бөреләнеп килүче агачлары белән язгы дәрьяга чакырадыр сыман. Бу яз Коркачык авылында яшәүче әтием Әхмәт-харис Борһанов белән әнием Флүрә өчен бик истәлекле...

Урамда яз! Кояш көннән-көн үзенең җылы нурлары белән безгә елмая. Әйтерсең лә, ул салкын кыштан соң һәркайсыбызны гөрләвекләре белән, чут-чут итеп сайраган кошлары белән, тирә-юньгә хуш ис таратып, бөреләнеп килүче агачлары белән язгы дәрьяга чакырадыр сыман.

Бу яз Коркачык авылында яшәүче әтием Әхмәт-харис Борһанов белән әнием Флүрә өчен бик истәлекле вакыт. Нәкъ 60 ел элек күрше Мүлмә авылында яшәүче кызны әтием, язгы ташудан да курыкмыйча, колхозның иң яхшы атына утыртып, урлый да кайта. Ул чакта кыз урлау гадәте киң таралган була. Әнием кайнана-кайната йортына килен булып төшкәч тә, бер дә сынатмый. Үзенең аш-суга, тегү-бәйләүгә осталыгы белән тирә-юньгә танылып өлгерә. Әти дә ул чагында бик зур абруй казанып өлгергән балта остасы була. Алар, иңне-иңгә куеп, бер-берсенә авыр тормышта терәк булып, сикәлтәле тормыш юллары үтеп, 5 бала үсте-рәләр. Ул дәвердән бирле күпме сулар аккан да, күпме гомер йомгагы сүтелгән. Катлаулы тормыш юлларын кичкәндә аларга сүрелмәслек хис юлдаш булган, ул хисне саклап калырга күп көч тә таләп ителгән.

Әти-әниемнең бала вакытлары афәтле сугыш елларына туры килә. Алар "Фронт өчен!", "Җиңү өчен!" дип, алны-ялны белми, бер телем икмәккә тилмереп, тырышып хезмәт куялар. Әни үзенең яшь чагын лобо-грейкада эшләдек, дип искә ала. Алабута күмәченең тәмен менә шул вакытта татый инде ул. Көндезен эштә булса, төннәрен фронттагы солдатларга йон оекбаш, җылы бияләйләр бәй-ләдек, дип, кайнар күз яшьләре белән сөйли ул.

Әтием кечкенәдән үк, олы абыйлар белән беррәттән, иртә яздан караңгы көзгә кадәр кырда тир түгә. Кардан яңа ачылып килгән басудан черек бәрәңге җыеп, ут ягып, пешереп ашауларын искә ала ул. Багана башына эленгән авыл радиосыннан Левитанның: "Победа за нами" дигән сүзләрен ишеткәч, шатлыктан елый-елый сикергәләп йөргәннәрен дә сөйлиләр. Бүгенгәчә алар дөньялар тыныч булсын, киләсе язларыбызны муллык белән, сугышларсыз, бәла-казаларсыз, авыру-сырхауларсыз каршы алсак иде дә, безнең балачагыбызны тартып алган Бөек Җиңүнең кыйммәтен киметмәсеннәр иде, дип теләк телиләр.

Реклама

Гомер юллары аккан судай бик тиз узып китә. Әтием белән әниемнең бүгенге көндә 12 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар. Үзең әни булгач, аларның кадерләре бик күп тапкырлар арта икән. Балаларын һәм оныкларын гомер буе яшәешкә сөенеп, булганына шөкер итеп, Аллаһ юлы белән яшәргә өйрәттеләр.

Татар хатын-кызларына гына хас булган ак яулыклы әниебез, түбә-тәйле, сабыр, бүгенге көнгә кадәр гомер аты йөгәнен үз кулында нык тотып торучы әтиебез бүгенгесе көндә дә безне матур итеп каршы алалар, изге догалары белән озатып калалар.

Әниебез генә пешерә белгән балан бәлеше, кош теле, гөбәдия (аның үзенең пешерү серләре бар) белән сыйлану үзе зур бәхет ул.
Бриллиант туй - 60 ел бергә тигез гомер итү билгесе. Бриллиант дөньядагы иң кыйммәтле ташлардан саналган кебек, 60 ел тигез, парлы тормышта гомер итүчеләр дә иң кыйммәтлеләрдән, чөнки алар бармак белән генә санарлык. Бу таш - бәхет һәм шатлык, ныклык символы, чөнки бергә корган тормышның ныклыгы да, авырлыгы, җиңеллеге дә шушы ярты гасырдан артык гомердә сыналган.

Кадерле әтием һәм әнием булганга без бик бәхетле. Әле бу бәхетебез тиз генә кителмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев