20 март 2015 яңалыклары
-
Берсе өчен берсе кирәк
Урамда яз! Кояш көннән-көн үзенең җылы нурлары белән безгә елмая. Әйтерсең лә, ул салкын кыштан соң һәркайсыбызны гөрләвекләре белән, чут-чут итеп сайраган кошлары белән, тирә-юньгә хуш ис таратып, бөреләнеп килүче агачлары белән язгы дәрьяга чакырадыр сыман. Бу яз Коркачык авылында яшәүче әтием Әхмәт-харис Борһанов белән әнием Флүрә өчен бик истәлекле...
-
Сәхнәдә иң тату, матур гаиләләр
Ямаширмә мәдәният йортында, язның беренче бәйрәме 8 Март - халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, авылыбызның иң үрнәк, иң сөйкемле, иң тату, иң тырыш, иң бердәм, сәнгатькә гашыйк өч гаиләсе мәдәният йортында " Нәселле солянка" дигән музыкаль ки-чә-концерт куйдылар. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк.Һәркайсыбызның...
-
Нәниләр өчен спорт бәйрәме
Балалар бакчаларында спорт бәйрәмнәре үткәрү яңалык түгел инде. Ярышлар, спартакиадалар - балаларны спортка якынайтуның уңышлы, балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы һәм файдалы ысулы. Андый спорт бәйрәмнәре балаларны физик яктан үстерергә генә түгел, аларны әхлакый тәрбияләүгә дә булыша, үзләрен көндәшләре белән тәртипле тотарга, командадагы иптәшләренең уңышларына шатланырга, ялгышларына борчылырга өйрәтә, өлкәннәр...
-
Алар җиңү көнен якынайттылар
Озын-озак дүрт ел буена фронт һәм тыл бердәм булды. Түземсезлек белән көтелгән Җиңү көнен хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр үзләренең фидакарь хезмәтләре белән якынайттылар. Алар "Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе Җиңү өчен", - диеп, үз-үзләрен аямый эшләделәр. Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә безнең авыл җирлегендә сугышта катнашкан бер генә фронтовик та исән түгел,...
-
Документ белән расланган батырлык
Батырлыклары өчен бирелгән бүләкләре документлар белән дәлилләнгән сугышчылар турында сөйләүне дә-вам иттерәбез. Бүләкләү кәгазеннән алынган өземтәләрнең үзгәр-түсез бирелүен искәртәбез. ПОТАПОВ Александр Дмитриевич, 1914 нче елгы, Пановка авылыннан. "Батырлык өчен" медале белән бүләкләүгә 1943 нче елның 14 нче августында тәкъдим ителә. Кызылармеец, 10 нчы укчылар корпусының артиллерия командующие идарәсе аерым батареясының...
-
Бүләкләр тапшырыла
Безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшыру башланды. Биектау эшмәкәре Рөстәм Сибгатуллин ярдәме белән Казаннан кыйм-мәтле йөк алып кайтылды. "Биектау" Боз сарае директоры Андриян Тябин үтенече буенча ул, Бөек Җиңүнең якынлашып килүче 70 еллыгы хөрмәтенә сугыш ветераннарын сөендерү өчен, өсте ябык озын йөк машинасы (фура) һәм...