28 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Легендар укытучы Флера Афанасьева үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бүген легендар укытучы, яраткан әни һәм дус Афанасьева Флера Василий кызына 70 яшь тулды. Биектау районының Учхоз мәктәбендә бүген әлеге мөхтәрәм ханым хөрмәтенә җылы бәйрәм чарасы уздырылды. Аны котларга дип барлык коллегалары килгән иде. Бу кичтә юбиляр хөрмәтенә бик матур теләкләр яңгырады, җылы сүзләр әйтелде. Флера Василий кызының элеккеге укучылары...
-
Бездә яңа бәйге - ярату һәм хөрмәт хисләрен кем әйбәтрәк белдерә?
"Биектау" медиахолдингы укытучыларына, әби-бабайларына карата булган ярату, хөрмәт хисләрен иң үтемле, иң матур итеп чагылдыра белүчегә яңа конкурс башлап җибәрде. Ул Халыкара өлкәннәр көненә һәм Укытучылар көненә багышлана. Сездән кечкенә генә (10-15 юллык) хөрмәтләү-котлау көтеп калабыз. Алар барысы да biektaw.ru сайтында урын алачак. Аңлатмаларны иң күп җыйган котлау авторына бүләк...
-
Бүген Бөтендөнья котыруга каршы көрәш көне. Үзегезне һәм гаиләгезне котыру авыруыннан ничек сакларга?
Котыру - үзәк нерв системасын зарарлый һәм үлем белән тәмамлана торган йогышлы авыру. Авыру кешегә чирле хайван тешләгәндә тырналган, сыдырылган урыннар аша тирегә һәм лайлалы тышчага аның селәгәе тиеп киткән очракта күчә. Бит тирәләрен һәм кул чукларын тешләтү аеруча куркыныч. Кешедә инкубация чоры (авыруны йоктырудан алып, беренче билгеләре күренгәнгә кадәрге...
-
Биектау авылында яңа азык-төлек кибете ачылды
Бүген Биектау авылының Үзәк урамы 3 нче йорт адресы буенча Россиянең ваклап сату буенча иң эре кибетләр челтәреннән саналган кибетнең чираттагысы ачылды. Кибетне ачуда Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Рөстәм Галиуллович кибеттә тәкъдим ителгән товар ассортименты белән танышып чыкты, аларга куелган бәяләрне карады. "Районда конкуренция булуы куандыра. Халыкның сайлау...
-
Марат Әхмәтов министр вазифасында кала
Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" сәяси партиясе федераль кандидатлар исемлеге буенча депутат итеп сайланган Марат Әхмәтов депутатлык мандатыннан баш тартты. - Марат Әхмәтов Татарстан республикасы хөкүмәтенең иң тәҗрибәле һәм абруйлы әгъзасы булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Аның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында уңышлы хезмәте нәтиҗәсендә республиканың аграр комплексы...
-
Биектау муниципаль районы Советының һәм район Башкарма комитетының XIII утырышы узды (ФОТО)
Бүген Үзәк мәдәният йортында Биектау муниципаль районы Советының һәм район Башкарма комитетының XIII утырышы узды. Зур киңәшмә барышында районның мәгариф бүлегенең оештыру-хокукый формасына үзгәрешләр кертелде. Хәзер мәгариф бүлеге "муниципаль казна учреждениесе" исемен йөртәчәк, ягъни учреждениенең тулы исеме: Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе булачак....
-
Кайгы уртаклашу
Татмелиорация АГРО шифкэте хэм Айбаш авылы жирлеге ветераннары Советы элекке «Урал» колхозы колхозчысы,хезмэт ветераны Вэлиева Разия Эхмэтвэли кызы вафат булу сэбэпле мэрхумнен балалары хэм туганнарынын тирэн кайгысын уртаклашалар. Субаев Равиль Шамилевич
-
Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасының яңа проекты эшләнә - Россия мәгариф министры
Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева 2020 елга укытучы вазифалары чикләрен кертү һәм "кәгазь эше"ннән азат итү турында сөйләде, шулай ук укытучының хезмәт хакы төшү ачыклаган төбәкләрдә "катгый эшләргә" вәгъдә итте. Бүген Сочида узган Гомумроссия мәгариф профсоюзы Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә министр 2020 елга педагоглар өчен профессиональ стандарт өстендә (укытучы вазифасын...
-
Төркиягә – Россия паспорты белән
Төркиягә россиялеләрне Россия эчке паспорты белән кертү мөмкинлеге карала, дип хәбәр итә INTERFAX.RU Анталия сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Давыт Четинның Россия журналистлары белән очрашуда әйткән сүзләренә сылтама белән. "Без россиялеләрнең барысында да Төркиягә ял итәргә бару өчен кирәк булган чит ил паспортлары бардыр дип уйламыйбыз. Бигрәк тә Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек...
-
2017 елда балалы гаиләләргә һәм пенсионерларга биреләчәк акча күләме билгеле булды
Пенсионерларга җәмәгать транспортына утырып йөрү өчен субсидияләр 180 сумнан 448 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат сайтында республика Премьер-министры Илдар Халиков 2017 елда айлык түләүләр һәм башкалар турында имзалаган карар дөнья күрде. Хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән...