5 март 2013 яңалыклары
-
Араларны якынайта
Вера Логинова кебекләр турында "кыйммәтле хезмәткәр", диләр. Ул хат ташучы, аның һөнәре хәзерге көнгә кадәр дефицит булып тора. Башта Вера Дмитриевна банкта эшли, әмма кадрларны кыскарткач, яңа эш урыны эзләргә мәҗ-бүр була. 7ел элек район почта элемтәсе бүлегенә ул әнә шулай эләгә. Әгәр кеше үзе тотынган эшне намус белән башкара...
-
Укытучы апабыз бик ягымлы
Мин дүртенче сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта дүрт кенә кыз. Без бик тату. Сыйныф һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашабыз. Дәресләр беткәч тә тиз генә өйгә кайтасы килми. Төрле кичәләргә, бәйрәмнәргә әзерләнәбез. Һәрберебезнең дә үз һөнәрен күрсәтәсе килә: җырлыйбыз, биибез, шигырь сөйлибез. Төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар алуга да ирештек. Әле күптән...
-
Ярый әле табиблар бар!
Минутлар, сәгатьләр, көннәрнең никадәр тиз алышынуын, гомерләрнең күз ачып йомганчы үтеп китүен бүген һәммәбез дә бик ачык сизә. Ләкин кеше гомеренең атылган йолдыз кебек мизгел эчендә сүнүен нәкъ менә хастаханәдә эшләүче табиблар гына чынлыгы белән тоядыр. Нәкъ менә алар гомердән кадерлерәк берни дә булмавын һәм чир каршында никадәр көчсез икәнебезне...
-
Биючеләр бәйгесе
Россиянең бию башкаласы исеменә "Большие танцы" проектында Казан командасы көч сынашачак. Программаны "Россия (1)" телеканалында трансляцияләү 2013 нче елның 9 мартыннан башлана. Казан командасы составында Биектау авылыннан 18 яшьлек Анжелика Коновалова да бар. Әйдәгез, якташыбызга SMS-тавыш бирү аша көч бирик, Татарстан башкаласының бию коллективына шушы грандиоз проектта җиңү телик.
-
Яшь батырлар бил алышты
"Сабантуй" газетасы призларына "Көрәш" милли татар-башкорт көрәше буенча ТР беренчелегендә Биектау районының яшь батырлары командасы өченче урынны яулады. Безнекеләр 1997-98 елгы егетләр арасында барысыннан да аерылып тордылар. 60 килограммлы авырлык категориясендә 1 нче урынны киеренке көрәштә Олы Битаманнан Фирдүс Габдрахманов яулады. Мәмдәлдән Инсаф Җамалиев (70 килограмм) - 2 нче урында,...
-
Язгы ярминкә беренчесе, әмма соңгысы түгел
Безнең район узган шимбәдә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән оештырылган зур авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сату беренче тапкыр яңа урында - "Казан" агропромпаркына терәлеп торган мәйданчыкта оештырылды. Бу көнне биредә республиканың алты районы үз продукциясен тәкъдим итте. Биектаулылар шәһәргә авыл хуҗалыгы продуктлары төягән егерме җиде машина озаттылар....