Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
САУЛЫГЫМ-БАЙЛЫГЫМ

Ярый әле табиблар бар!

Минутлар, сәгатьләр, көннәрнең никадәр тиз алышынуын, гомерләрнең күз ачып йомганчы үтеп китүен бүген һәммәбез дә бик ачык сизә. Ләкин кеше гомеренең атылган йолдыз кебек мизгел эчендә сүнүен нәкъ менә хастаханәдә эшләүче табиблар гына чынлыгы белән тоядыр. Нәкъ менә алар гомердән кадерлерәк берни дә булмавын һәм чир каршында никадәр көчсез икәнебезне...

Минутлар, сәгатьләр, көннәрнең никадәр тиз алышынуын, гомерләрнең күз ачып йомганчы үтеп китүен бүген һәммәбез дә бик ачык сизә.

Ләкин кеше гомеренең атылган йолдыз кебек мизгел эчендә сүнүен нәкъ менә хастаханәдә эшләүче табиблар гына чынлыгы белән тоядыр. Нәкъ менә алар гомердән кадерлерәк берни дә булмавын һәм чир каршында никадәр көчсез икәнебезне ныграк аңлыйдыр. Кайчан, ни сәбәп белән хастаханәгә килеп егыласын адәм баласы белми йөри. Сынмый, шартламый, тишелми-киселми торып, табибка бармыйбыз шул без. Килеп терәлгәч, хастаханәгә барып егылабыз да, табиблардан ярдәм көтәбез. Чын табиб - башкаларның газабын йөрәге аша уздыручы, авыртуларын җиңеләйтергә тырышучы, өмет, шәфкать, ышаныч тулы сүзләр табып юатучы ул. Бесстрашнова Тамара Александровна нәкъ менә шундыйларның берсе.

Тамара Александровна 1973 елдан бирле Чыпчык участок хастаханәсендә табиб-лаборант булып эшләде. Йөрәк җылысын кушып эшләгән эшнең нәтиҗәсе булып пациентларның хөрмәте һәм рәхмәтләре арта гына бара. Югары квалификацияле белгеч буларак, Тамара Александровна үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкара. Пациентлары аңа ышана, ярдәм көтә һәм киңәш сорыйлар. Тамара Александровна һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, җан дәвасы булырдай сүзләрен дә таба. Гомумән, аның турында сүз барганда, игелек, мәрхәмәт, киң күңеллелек, миһербанлылык дигән сыйфатларны гына кулланырга кирәк. Ярдәмгә мохтаҗларга иткән яхшылыгы үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, таза-сау, бәхетле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев