11 декабрь 2012 яңалыклары
-
СӨЕНЕП ШӨГЫЛЬЛӘНӘЛӘР
Гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә спорт сыйныфларын булдыру буенча 2011 елда башланган тәҗрибә уңышлы булды кебек. 1 сентябрьдә 2 нче Биектау мәктәбенең беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә улларын махсус сыйныфка бирү мөмкинлеге, анда төп басым спорт әзерлегенә, аерым алганда, хоккейга ясалачагы турында хәбәр иткәч, әти-әниләрнең күбесе сөенгән иде. 1 "А" сыйныфында...
-
ИҢ ЯХШЫЛАР БИЛГЕЛӘНӘЧӘК
Ел азагында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең милек хуҗалары һәм күп квартиралы йортларда биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү, торак фондтан файдалану кагыйдәләре һәм нормаларын үтәү, күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисапның, ишегалларын төзекләндерүнең торышына кагылышлы Карарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра. Шулай ук күп квартиралы йортларда махсус сайлап...
-
ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ – ХӨРМӘТЕ
"Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен" медален тапшыру тантанасы булды. Медаль белән "Центргаз" идарәсе начальнигы Илгизәр Галиев, спортчы-көрәшчеләр Нәфис Миңнебаев һәм Радик Фәйзуллин бүләкләнделәр. Аларга бүләк депутатлар, оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган район Советы утырышында тапшырылды. Алар үз эшләре белән Биектау районының республикадагы дәрәҗәсен һәм данын күтәрәләр һәм барлык якташлар-биектаулылар...
-
МАТУР БӘЙРӘМ УЗДЫРДЫЛАР
Каенлык авыл мәдәният йортында урта яшьтәге хатын-кызларга багышланган кичәгә бик күп халык җыелды. Игътибар үзәгендә 45 яшьләре тулган хатын-кыз әниләр: җирлек башлыгы Эльвера Әхмәдуллина, авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Газизуллина, китапханәче Рәмзия Һидиятуллина булды. Алар концертта актив катнаштылар, балаларының, хезмәттәшләренең, авылдашларының котлауларын кабул иттеләр. Программада рус һәм татар телләрендә...
-
ДӨНЬЯ КУБОГЫН ЯУЛАДЫ
Самбо буенча студентлар арасында дөнья Кубогын Бимәр поселогыннан якташыбыз Анастасия Ковязина яулады. Ярышлар Казан Көрәш сараенда тәмамланды һәм аларда 40 илдән 200 спортчы катнашты. Алтын медалистлар арасында - өч татарстанлы. Настя унике ел дзюдо һәм самбо белән шөгыльләнә. Хәзер ул Казан ветеринария академиясендә белем ала һәм 2013 елгы Универсиадага әзерләнә.
-
БЕЗНЕКЕЛӘР СЫНАТМЫЙ
Безнең иң яхшы көрәшчеләребез Татарстан командасы составында "Көрәш" татар-башкорт милли көрәше буенча Россия Федерациясе Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнашты. Турнирга Россиянең 36 регионыннан 245 иң көчле көрәшче килде. Киеренке көрәштә Татарстан командасы беренче урынны алды. Бу җиңүдә безнең көрәшчеләребез Нәфис Миңнебаев һәм Илдар Аббасовның да өлеше бар, алар алтын һәм көмеш...
-
ЯҢА ЕЛГА КҮП КАЛМАДЫ
Районның мәдәният хезмәткәрләре Яңа елга әзерлек эше алып бара. Районда бәйрәм чаралары декабрь азагына да, гыйнвар башына да планлаштырылган. Районның төп чыршысын ачу тантанасы 26 декабрьдә Җиңү Паркында узачак. Монда Яңа ел әкияте дә, Кыш бабайлар парады да, фейерверк та булачак. Барлык авыл җирлекләре дә катнашачак. Алга таба үзәк мәдәният...
-
БУ АФӘТКӘ БӨТЕН ҖӘМГЫЯТЬ КАРШЫ ТОРЫРГА ТИЕШ
Ел саен 9 декабрьдә уздырыла торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында 2012 елның 6 декабрендә 2 нче Биектау мәктәбе базасында «Яшьләр коррупциягә каршы» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы булды. «Түгәрәк өстәл»дә укучылар, укытучылар, 2 нче Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбе җитәкчеләре катнашты. Очрашуга мин дә бардым. Укытучылар...
-
ИҢ КӨЧЛЕЛӘР ҖИҢҮ ЯУЛЫЙ
"Биектау" универсаль спорт залында СССРның спорт мастеры, РФ һәм ТР чемпионы Таһир Газыйм улы Биккениев истәлегенә гер спорты буенча XV нче традицион республика турниры булды. Ярышларда катнашу өчен Биектау районына безнең республиканың 12 шәһәр һәм районыннан һәм күрше Киров өлкә-сеннән спортчылар килде. 80 нән артык катнашучы иң көчле спортчы исемен...