13 март 2012 яңалыклары
-
Осталыкны тагын да камилләштерәләр
"Биектау" спорт комплексында Россиянең атказанган тренерлары А.Ш.Шәйхетдинов, М.М. Сәхабетдинов призына билбау көрәше буенча VIII нче Ачык Бөтенроссия турниры узды. Турнир Биектау өчен иң мөһим спорт вакыйгаларының берсенә әверелде. Бу Россия Федерациясенең 9 регионыннан - Башкортостан, Владимир һәм Ленинград өлкәләре, Марий-Эл, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород, Чувашия һәм Татарстан Республикаларыннан (20 район)...
-
Һәрчак ярдәм итә
Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди безнең халык. Ул рәхмәтне ишетү өчен кемдер гомере буе тырышып эшли, ә кемдер нинди дә булса күркәм, изге гамәл кыла. Безнең авылда үзенең матур гамәлләре белән аерылып торган, тормышын халыкка багышлаган кешеләр аз түгел. Шулар арасында Идрисов Рәис Хафиз улын аерым билгеләп үтәсем килә....
-
Медицина хезмәткәрләренә яз бүләге
Беренче яз бәйрәмен - Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартны концерт белән билгеләп үтү Биектау үзәк район больницасы коллективы өчен матур традициягә әверелде. 6 мартта баш табиб И.С.Шәрипов чакыруы буенча Биектау районының медицина хезмәткәрләре янына кунакка һәм аларны котлар өчен ТРның атказанган артисты Рөстәм Закиров, республикабызның алтын тавышы Сәгыйть Гыйбашев һәм...
-
Тхэквондо буенча көч сынашачаклар
Алдагы ял көннәрендә "Биектау" универсаль спорт залында тхэквондо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булачак. Анда 1998-2000 нче елда туган малайлар һәм кызлар чакырыла. Ярышта Биектау муниципаль районының җыелма командасы катнашачак. Бәйге сәгать 10 да башлана. Тантаналы ачылыш - 13 сәгатьтә. Теләге булган һәркем килә ала. Керү бушлай.
-
Социаль яклау идарәсенә килүчеләр кимегән
2011 нчы елда Биектау районында социаль яклау идарәсенә 19283 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу моннан алдагы ел белән чагыштырганда бер меңгә диярлек кимрәк. 96113,9 мең сумга 254657 хезмәт күрсәтелгән. "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге 6032 кешегә хезмәт күрсәткән, әлеге чорда күрсәтелгән хезмәтләр - 167957.
-
Төп мәсьәлә – минераль ашлама сатып алу
Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерләнәләр. Язгы чәчү 20 меңләп гектар мәйданда уздырылачак. Планда күздә тотылган чәчү өчен орлык бар. Эштә 590 трактор, 300 ләп культиватор, 289 таккычлы агрегат катнашачак. Бу көннәрдә хәл ителергә тиешле төп мәсьәлә - минераль ашламалар сатып алу. Кредит ресурсларыннан, үз акчалары һәм бюджет белән уртак...