Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Осталыкны тагын да камилләштерәләр

"Биектау" спорт комплексында Россиянең атказанган тренерлары А.Ш.Шәйхетдинов, М.М. Сәхабетдинов призына билбау көрәше буенча VIII нче Ачык Бөтенроссия турниры узды. Турнир Биектау өчен иң мөһим спорт вакыйгаларының берсенә әверелде. Бу Россия Федерациясенең 9 регионыннан - Башкортостан, Владимир һәм Ленинград өлкәләре, Марий-Эл, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород, Чувашия һәм Татарстан Республикаларыннан (20 район)...

"Биектау" спорт комплексында Россиянең атказанган тренерлары А.Ш.Шәйхетдинов, М.М. Сәхабетдинов призына билбау көрәше буенча

VIII нче Ачык Бөтенроссия турниры узды.

Турнир Биектау өчен иң мөһим спорт вакыйгаларының берсенә әверелде. Бу Россия Федерациясенең 9 регионыннан - Башкортостан, Владимир һәм Ленинград өлкәләре, Марий-Эл, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород, Чувашия һәм Татарстан Республикаларыннан (20 район) 199 спортчы катнашкан дуслык бәйрәме булды.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, турнир ачылышы тантанасында чыгыш ясаганда, ярышта катнашучылар һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп: "Безнең өчен бигрәк тә мөһим булган әлеге ярышларга спортчылар елның-елында күбрәк килә башладылар. Спортның бу төре татар халкының милли мәдәниятен саклый һәм үстерә", - диде.

И. Халиков билгеләп үткәнчә, республикада спортның бик күп төрләре актив үсә, әмма билбау көрәшенә Татарстанда мөнәсәбәт бөтенләй башка. "Спортның шушындый шәп, матур, сөенечле, чын мәгънәсендә ир-атларга гына хас төре белән республикада 30 меңнән артык кешенең шөгыльләнүе бер дә очраклы түгел", - диде ул.

Премьер-министр барлык спортчыларга булдыра алган сәләтләрен мөмкин кадәр тулырак ачуларын, ә тамашачыларның шундый күңелле күренешкә сокланып, ләззәт алып утыруларын теләде. Илдар Халиков шулай ук Татарстанда билбау көрәшен алга җибәрү буенча актив эшләгән өчен бүләкләр дә тапшырды.

Спортның әлеге үзенчәлекле төренә гашыйк кешеләр соңгы вакытта билбау көрәшенә карата кызыксынуның артуына сөенүләрен белдерәләр, бу бигрәк тә яшьләр арасында сизелә. Җитез һәм көчле көрәшчеләр үз категорияләрендә иң яхшылар булуларын тагын бер кат раслау өчен келәмгә чыктылар. Билбау көрәше - татар халкының гына түгел, бөтен дөньяның горурлыгы, әлеге төр буенча ярышлар 50 дән артык илдә уза. Ел саен ул карап-күзәтеп торырга күңелле булуы, демократиклыгы һәм кагыйдәләренең гадилеге белән күп кешене үзенә карата. Төп бурыч - көндәшеңне "әйләндереп салу". Кайсы гына ярышны алма, ул спорт белән шөгыльләнә генә башлаучыларга тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирә, яшьләр өчен бу - мастер-класс. Үзенә тарта торган мавыктыргыч көрәш һәрвакытта да шактый тамашачыны, җанатарларны бергә җыя.

Ярышлар классик һәм ирекле стильдә узды. Татарстан көрәшчеләре 15 алтын, 10 көмеш һәм 23 бронза медаль яулап, лаеклы чыгыш ясадылар. Призлы урыннарны яу-лаучылар саны буенча Татарстан Республикасының иң яхшы командасы Мамадыш районыныкы булды (3 алтын, 5 көмеш, 5 бронза медаль), икенче урында - Яр Чаллы командасы (4 алтын, 3 көмеш, 8 бронза медаль), өченче урын Теләче районы командасына (5 алтын медаль) эләкте.

Турнир хуҗалары - биектаулылар да йөзгә кызыллык китермәделәр. 1977 елгы Илдар Аббасов 100 килограммнан артык авырлыктагы үл-чәүдә кискен көрәштә икенче урынны алды, ә аның командадашы Рөстәм Мухамов шушы ук үлчәү категориясендә өченче призер булды. 100 килограммлы үлчәү категориясендә 1986 нчы елгы Фәнис Сөнгатуллин бронза призга лаек булды.

Соңгы вакытта билбау көрәшендә катнашучылар арасында спорт келәмендә гүзәл затларыбызны да күрә башладык. Кызлар, көрәшнең бу төренең нинди матур һәм карап торырга кү-ңелле булуын күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар.

Мондый ярышларда катнашып, спортчылар осталыкларын арттыралар, киләчәктә югары дәрәҗәдәге җиңүчеләр булырга мөмкинлек бирәчәк бәя биреп бетергесез тәҗрибә туплап, физик яктан гына түгел, рухи яктан да тәрбия алалар!

Рәсемнәрдә: «Биектау» спорт комплексында билбау көрәше.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев