7 март 2012 яңалыклары
-
Әлдермештә шашка-шахмат бәйрәме
Башка айлардан аермалы буларак, февраль патриотик рухтагы бәйрәмнәргә, спорт ярышларына бик бай. Бу айда ир-егетләрне олылап, Ватанны саклаучылар айлыгы үткәрәбез. Моның өчен сәбәпләре дә күп: ир-егетләр көне, герой шагыйрь Муса Җәлил туган көн, Әфганстаннан солдатларыбызның чыккан көннәре, һ.б. Шул уңайдан Әлдермеш авыл җирлегендә дә күп чаралар уздырыла. Сабиров Тәлгать Салихҗан...
-
Келәмдә – Биектау үсмерләре
"Биектау" универсаль спорт залында 15-17 яшьлек үсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар узды. "Көрәш"тә катнашырга спортчылар Кукмара, Мамадыш, Балтач, Саба, Актаныш районнарыннан, шулай ук Татарстан шәһәрләреннән дә килделәр. Биектау үсмерләре, тамашачыларга тойгылы, онытылмас күп мизгелләр бүләк итеп, келәмдә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, сизелерлек уңышларга ирештеләр.
-
Максат – балалар хәрәкәтен үстерү
"Волга" яшьләр үзәгендә "Балалар оешмалары советы" оешмасының V нче съезды булды. Яшь гражданнар форумына совет әгъзалары Татарстан Республикасының барлык районнарыннан да диярлек килгәннәр. Аларның бергә җыелуының максаты: Татарстанда балалар хәрәкәтен яңа баскычка күтәрү. Съезд барышында актив мәктәп укучылары яңа тәҗрибә үзләштерделәр һәм яңа дуслар таптылар. Съездда балалар оешмасының агымдагы елга...
-
Райондашларга – мактаулы исемнәр
Районыбызның хезмәттә зур уңышларга ирешкән кешеләре лаеклы бүләкләрен алдылар. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Марат Җаббаровка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. "Красная заря" җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Владимир Потапов "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы", "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте сыер савучысы...
-
Гүзәл затларны район башлыгы котлады
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район учреждениеләрен җитәкләүче хатын-кызларны, администрациядә эшләүчеләрне, хезмәт ветераннарын язгы бәйрәм - 8 Март белән котлады. Р.Кәлимуллин аларның һәркайсына да нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм якыннарының даими игътибарын һәм кайгыртучанлыгын сизеп яшәүләрен теләде. Район башкарма комитетында эшләүче ир-атлар аларга кызыл розалар һәм бүләкләр тапшырдылар.
-
Якташлар җыелган җирдә
Биектау районында туган кешеләрнең күбесе бүген башка урыннарда яши. Әмма ничек кенә булмасын, аларның төп чыгышы шушында бит. Биектауда якташлар җәм-гыятен күптәннән оештырырга кирәк иде инде. Бу мәсьәләдә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үз дигәнендә нык торды һәм февраль аеның соңгы көннәренең берсендә хакимияттә шөһрәтле якташларыбыз очрашты. Аңа республикада дәрәҗәле урыннарда...