Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Әлдермештә шашка-шахмат бәйрәме

Башка айлардан аермалы буларак, февраль патриотик рухтагы бәйрәмнәргә, спорт ярышларына бик бай. Бу айда ир-егетләрне олылап, Ватанны саклаучылар айлыгы үткәрәбез. Моның өчен сәбәпләре дә күп: ир-егетләр көне, герой шагыйрь Муса Җәлил туган көн, Әфганстаннан солдатларыбызның чыккан көннәре, һ.б. Шул уңайдан Әлдермеш авыл җирлегендә дә күп чаралар уздырыла. Сабиров Тәлгать Салихҗан...

Башка айлардан аермалы буларак, февраль патриотик рухтагы бәйрәмнәргә, спорт ярышларына бик бай.

Бу айда ир-егетләрне олылап, Ватанны саклаучылар айлыгы үткәрәбез. Моның өчен сәбәпләре дә күп: ир-егетләр көне, герой шагыйрь Муса Җәлил туган көн, Әфганстаннан солдатларыбызның чыккан көннәре, һ.б. Шул уңайдан Әлдермеш авыл җирлегендә дә күп чаралар уздырыла. Сабиров Тәлгать Салихҗан улы мәктәп укучылары, авыл яшьләре катнашында хоккей ярышлары даими оештыра. Нәтиҗәдә гел призлы урыннар яулыйлар.

Соңгы елларда Әлдермеш җирлегеннән армия сафларына китүче егетләребезнең арта баруы да куанычлы күренеш. Аларның әти-әниләренә гел Мактау хатлары гына килеп тора.

Әлдермеш, Сая авылы мәдәният хезмәткәрләре быел да ир-егетләр көнен көтеп алдылар. Үзебезнең җирлектә яшәүче көчле затларыбызны, авылыбыз кунакларын шашка-шахмат турнирына көч сынашырга чакырдык. Бу гади ярыш көне генә түгел иде, бу - күңелле ял, очрашу кичәсе дә булды. Бәйрәмгә әзерлек атналар буе барды: шашка-шахмат өлкәсендә исемнәре танылганнарга махсус чакыру-котлау кәгазьләре өләшү, бәйрәмгә багышлап газеталар чыгару, концерт номерлары әзерләү - кыскасы яңа идеяләр һәр көнне ташып торды. Әхмәдиева Нурия, Галимова Гөлнар китап күргәзмәсе дә оештырдылар. Менә 22 февраль көнне кичен ярышлар башланып китте. Анда 3 бертуган Гомәровларга тиңнәр булмады. Шахмат буенча беренче урынны Гомәров Фәрит абый алса, 2 нче урын Әлдермеш авылында гомер итүче туганы Сәлим абыйга эләкте.
3 нче урынны Сая авылы егете Хадиев Илгиз яулады. Шашка ярышында
1 нче урын тагын Гомәровлар кулында - Илдус абыйга була, 2 нче урынны Сая егете Исхаков Динар алды, 3 нче урындагы 11 нче сыйныф егете Абдуллин Фәннүр үзен оста уенчы итеп күрсәтте. Ярыш гаиләләр арасында да барды: Сая авылыннан Гайнетдинов Әдһәм абый уллары Илфат, Инсаф белән, Әлдермештән Низамиев Альфред уллары Динар, Илнар белән, Абдуллин Фәрит абый Фәннүр, Фәнилләре белән, бертуганнар Саядан Исхаковлар, Өбрәдән Галявиев Илнарлар һәм башкалар вакыт табып ял итергә килгәннәр. 30 лап кеше арасында ярыш кызганнан-кыза барды. Бәйрәм-гә бергәләп гаиләләре белән килгәннәр дә байтак, әнә Саядан Әхмәдиев Рафис гаиләсе дә ничек актив катнаша - тормыш иптәше сәхнәдә кызы белән жырлап-биеп йөрсә, әтиләре шашка уйный. Судья булган һәм ярышны чын күңелдән оештырып йөргән Әлдермеш урта мәктәбенең технология укытучысы Абдуллин Фәрит Али улы гадел хөкем итте.

Программа җиңүчеләрне котлау - бәйрәм концерты белән үрелеп барды. 7 нче сыйныф укучысы Галимова Әдилә матур итеп өр-яңа биюләрен башкарса, 10 нчы сыйныф укучысы Әхмәдиева Йолдыз Муса Жәлилнең шигырен күнелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Бәйрәм концертын Фатыйхова Гөлшат, Әхмәдиева Нурия, Галимова Гөлнар һәм мин төрле кызыклы уеннар белән аралаштырып алып бардык. Әхмәдиев Рөстәм, Чаллы кунагы Ибрагимов Руслан җырлар бүләк иттеләр, ә менә Гомәров Фәрит абыйның моңлы җырлары тамашачыларны таң калдырды.

Максатыбызның берсе югары дәрәҗәдә бәйрәм оештыру булса, икенчесе - армия сафларында төрле елларда хәрби бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезне очраштыру иде. Алар бу кичтә үзләренең истәлекле хатирәләрен яңарттылар, булачак солдатларга киңәшләрен бирделәр. Әтиләре белән горурланып утыручы егетләрне күрү үзе ни тора! Сәгать кичке 5 тә башланган кичә 23 сәгатькә кадәр дәвам итсә дә, сизелмәде дә. Ямь өстенә ямь биреп, авыл жирлеге башлыгы Т.С.Сабиров чәй табыны әзерләде. Җиңүчеләргә истәлекле кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Кыскасы, олысы-кечесе ярышларда, уеннарда катнашты, концертын да карады, тәм-томнардан авыз итеп, самоварда кайнаган тәмле чәй эчте.

Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән җитәкчебезгә, шулай ук Фәрит Али улына, катнашкан барлык уенчыларыбызга, вакытларын кызганмый килгән тамашачыларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез

23 февраль көнне бу бәйрәм программасы Сая авылы мәдәният йортында дәвам итте. Саяда җырга-моңга бик бай халык яши. Һәр бәйрәмне тулы заллар белән, үзешчән артистларның чыгышлары белән бик күңелле итеп оештыралар. Әхмәдиева Йолдыз, Ранислар, Заһирова Илүзә, Сираҗиева Ралинә, Баһавиева Инзилә, Фатыйхов Данис, Садриева Инзилә, Дәүләтшина Гөлинә һәм башка бик күп мәктәп укучылары авылларында сәхнә йолдызлары булып беттеләр.

Язнын беренче бәйрәме

Сая, Әлдермеш мәдәният хезмәткәрләре исеменнән Эльмира Фәрхетдинова.

Рәсемнәрдә: Әлдермеш мәдәният йортында шашка-шахмат бәйрәмендә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев