17 октябрь 2016 яңалыклары
-
Ана капиталын индексацияләү 2020 елга кадәр туктатылып торырга мөмкин
РФ Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2007-2015 елларда ана капиталын 6,5 миллионнан артык гаилә алган. РФ Хөкүмәтендә ана капиталы индексациясен 2020 елга кадәр "туңдыру" мөмкинлеге турында закон проекты әзерләнә, дип хәбәр итә "Интерфакс" үз чыганагына сылтама белән. Документта "Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы закон нормасын (аның нигезендә ана капиталы...
-
Биектау мәктәбе укучысы - рус шашкасы буенча Р.Нәҗметдинов мемориалына узган ярышлар җиңүчесе
13- 16 октябрь көннәрендә Казанда Нәҗметдинов мемориалына рус шашкасы буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда Россиянең Архангельск өлкәсеннән, Удмуртия республикасыннан, Татарстанның Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Тәтеш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 65 яшь спортчы катнашты. 10 яшькә кадәр балалар арасында җиңүче булып Биектауның 1 нче мәктәбе 4 сыйныф укучысы Павел Девин танылды....
-
Россия футбол җыелмасы үз тарихында иң түбән баскычка тәгәрәде
Россия футбол җыелмасы сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) рейтингында 38 нче урында булса, яңартылган исемлектә беренче 50 команда арасына да керә алмаячак. Рейтинг 20 октябрьдә яңартылачак. Инде хәзердән үк Станислав Черчесов җитәкләгән команданың 50 нче урыннан да түбән урнашачагы мәгълүм. Барысы да көндәшләренең чыгышына бәйле булачак. Мөгаен,...
-
Республикада ит – арткан, йомырка җитештерү кимегән
Ел башыннан Татарстанда 279 мең тоннага якын хайван һәм кош-корт ите җитештерелгән. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итә. -143 мең тонна кош ите җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч җиде процентка күбрәк. 927 мең тонна сөт савып алынган. Бу да узган елга...
-
Татарстанда сөт бәяләре катгый күзәтү астына алынды
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов белдергәнчә, соңгы берничә атна эчендә сөт бәяләре сизелерлек артты. Хәзер сәүдәгәр сөтнең килограммын җитештерүчедән 24 сум 10 тиенгә ала. - Һәр атна саен сөтнең сыйфаты, бәяләре буенча мониторинг үткәрергә кирәк. Безгә күләме мөһим түгел, ә бер сыердан, бер литр сөттән...